Эшлекле мәйдан — Екатеринбургта узучы «Иннопром – 2023» халыкара сәнәгать күргәзмәсе

Ульян өлкәсе, Алабуга һәм Таҗикстанны нәрсә берләштерә? Җавабы бар: ул – Екатеринбургта узучы «Иннопром – 2023» халыкара сәнәгать күргәзмәсе. Әлеге чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Күргәзмәдә республика стенды да урын алган. БиредәТатарстан сәнәгать предприятиеләренең төп продукциясентәкъдим иттеләр. Рөстәм Миңнеханов күргәзмәне карады һәм җитештерүчеләр белән аралашты. Рәис күргәзмәдәгебашка стендлар белән дә танышты.

Эш кысасында Рөстәм Миңнеханов Ульян өлкәсе губернаторы Алексей Русских белән очрашты. Төбәк башлыклары Ульян өлкәсе стенды янәшәсендә күрештеләр. Шунда ук төбәкнең сәнәгать продукциясен дә карадылар. Аерым алганда, «Соллерс – Атлант» шассие базасында төзелгән ашыгыч ярдәм машинасы игътибарны җәлеп итте.

– Безнең сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне арттыру өчен мөмкинлекләр зур, – диде Рөстәм Миңнеханов төбәкләрнең үзара күршеләр булуына ишарәләп.

Моның белән Алексей Русских та килеште. Ул Татарстан делегациясен Ульян өлкәсенә эш сәфәренә чакырды. Яклар ике арада елга маршрутларын булдыру турында да фикер алышты.

Халыкара чарадагы тагын бер мөһим очрашу: «Иннопром – 2023»тә Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Республикасының сәнәгать һәм яңа технологияләр министры Назар Азиз Савзали белән күреште. Министр Рәискә Таҗикстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. Яклар нефть химиясе өлкәсендә бергәләп эшләү турында фикер алышты. Татарстан белән Таҗикстан медицина өлкәсендә дә, аерым алганда, медикаментлар белән тәэмин итүдә, элемтәләрне ныгытырга мөмкин.

«Иннопром – 2023»тә Татарстандагы заводны да эшләтеп җибәрделәр. Әлеге чарада күргәзмәгә килгән Россия Премьер-министры Михаил Мишустин һәм Рөстәм Миңнеханов катнашты. Татарстан стендында «Соллерс»компаниясенең «Алабуга» махсус икътисадый зонасында двигательләр җитештерү заводын эшләтеп җибәрүтантанасы узды.

Билгеле булганча, «Соллерс»ның двигательләр җитештерү заводы 2015 елда «Соллерс» ГАҖ һәм «ФордМотор Компани»ның уртак предприятиесе буларак эшли башлады. Биредә 2019 елга кадәр «Форд» автомобильләре өчен двигательләр җыйдылар.

Бүген исә завод сәнәгать линиясенең 95 процентыавтоматлаштырылган. Сәнәгать куәте елына 50 мең данә двигатель тәшкил итәчәк дип көтелә. Бу – илдә эшне башыннан алып ахырына кадәр башкарып чыгу мөмкинлеген тәэмин итүче тәүге сәнәгать мәйданы. Биредә Россия автомобиль сәнәгате һәм башка тармаклар өчен двигательләр җыячаклар.

Барыгызга да, Татарстан җитәкчелегенә, Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгына әлеге эшне оештыруыгыз өчен рәхмәт белдерәм, – диде Михаил Мишустин.

Россия Хөкүмәте җитәкчесе 2007 елда «Алабуга»махсус икътисадый зонасын эшләтеп җибәрүдә катнашуын да искә алды. Аның әйтүенчә, бүген сәнәгать мәйданы ышанычлы рәвештә үсә.

Белешмә

Быел «Иннопром – 2023» халыкара сәнәгать күргәзмәсе 10–13 июльдә уза. Ул Екатеринбургта 2010 елдан бирле ел саен үткәрелә. Оештыручылар әйтүенчә, быел аның эшендә 700 компания катнашачак. Бу – рекордлы сан. Күргәзмәнең партнеры булган Белоруссиядән генә дә 100дән артык предприятие вәкилләре килгән.


Фикер өстәү