Ике якта – бер ният: Кытай компанияләре Татарстанда эшләргә тели

Быел көз Казанда узган «РОСТКИ» Россия – Кытай форумыннан соң, чит илдә республикага карата кызыксыну арткан. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Мәскәү өлкәсенә эш сәфәре барышында хәбәр иттеләр.

Рәис Мәскәү өлкәсендәге «Гринвуд» бизнес-паркында булды һәм Кытайның эшлекле даирәсе вәкилләре белән аралашты. Бизнес-парк 2010 елда Кытай капиталы катнашында төзелгән. Ул Россия белән Кытай арасында икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлек өчен мәйдан булып тора. Биредә кунакханә, конгресс-үзәк, сөйләшү бүлмәләре, банк бүлекчәләре дә бар. Бизнес-паркта 12 мең кеше эшли, 300дән артык компания тәкъдим ителгән. Алар арасында Кытайдан да 170 оешма бар. «Гринвуд» резидентларының Россия белән Кытай арасындагы товар әйләнешенә керткән гомуми өлеше 6 миллиард доллар тәшкил итә.

Бизнес-паркның мөмкинлекләре турында Рөстәм Миңнехановка «Гринвуд» АҖ президенты, Россиядә Кытай эшмәкәрләре берлеге рәисе Чжоу Люцин сөйләде. Моңа кадәр яклар «РОСТКИ» форумында очрашкан иде. Чжоу Люцин Казанда узган җыенның Россия – Кытай хезмәттәшлеге өчен әһәмиятен билгеләп үтте. «Форумнан соң күп кенә Кытай компанияләре Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә кызыксыну белдерде. Без эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгытуда ярдәм итәргә әзер», – диде ул.

 Рөстәм Миңнеханов Татарстанда «Гринвуд»ның филиалын ачарга тәкъдим итте. Рәис Кытай эшмәкәрлеге берлегенең абруен һәм аның ике ил арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга керткән өлешенә дә югары бәя бирде.

– Сезнең мәйданда республиканы тәкъдим итәргә, Кытай компанияләрен Татарстанның икътисадый һәм инвестицион мөмкинлекләре белән таныштырырга шат булачакбыз. Бергәләп Кытай эшмәкәрләренең безнең төбәккә бизнес-миссиясен оештыра алабыз. Кытай базарында республикада җитештерелүче кайсы төр продукциягә ихтыяҗ бар икәнен дә өйрәнергә кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Кытайның эшлекле даирәсе вәкилләре белән аралашу барышында Рәис Кытайның безнең ил өчен стратегик хезмәттәш булуын билгеләп үтте.

– Кызганыч, пандемия безне берникадәр вакытка чикләде. Ләкин чикләр ачылуга, без үзара элемтәләрне кабат ныгыта башладык. Татарстан башкаласында узган «РОСТКИ» форумы төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне ныгытуда ике якның да кызыксынуын күрсәтте, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанда уңышлы эшләүче Кытай компанияләре турында да әйтте ул. «Көнкүреш техникасын җитештерүдә әйдәп баручы «Хайер» заводы республикада бишенче заводын төзеде. Мондый мисаллар мөмкин кадәр күбрәк булырга тиеш дип саныйм», – диде Рәис. Аның сүзләренә караганда, сәүдә турындагы килешүләреннән бигрәк, урында җитештерүне җайга салуга игътибарны арттырырга кирәк.

Үзбәкстан белән дә элемтәләр ныгый. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында Үзбәкстанның Сурхандәрья өлкәсе хакиме Олугбәк Касыймов белән очрашты. Узган ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы товар әйләнеше 50 процентка артып, 290 миллион долларга җиткән. Очрашуда төбәкара дәрәҗәдәге хезмәттәшлекне ил башлыклары Владимир Путин һәм Шәүкәт Мирзиёев хуплавын да билгеләп үттеләр. «Алга таба товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итү күләмен һәм төрләрен арттыру юнәлешендә эшләргә кирәк», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Исегезгә төшерәбез: Сурхандәрья өлкәсе – Үзбәкстанның иң көньяк төбәге. Икътисадының нигезен агросәнәгать тәшкил итә. Аерым алганда, биредә нечкә сүсле мамык сортлары үстерәләр.


Фикер өстәү