Пенсия ике тапкыр бирелә, ЖКХ тарифлары арта: Татарстанда яшәүчеләрне 1 декабрьдән ниләр көтә?

Декабрьдә яңа законнар һәм хокукый нормалар үз көченә керә. Пенсионерлар ике тапкыр күбрәк акча алачак, ә торак-коммуналь хезмәтләр бәясе артачак. Үзгәрешләрне тәфилләбрәк аңлатып үтәбез.

Пенсия түләү графигында үзгәреш

Декабрьдә пенсионерларны икеләтә шатлык көтә. Пенсия бер тапкыр түгел, ә ике тапкыр киләчәк. Тик пенсия артуга түгел, ә түләү графигы үзгәрүгә генә бәйле бу. Гыйнвар башына Яңа ел бәйрәмнәре туры килә. Бу чорда дәүләт оешмалары озын-озак ялга китә. Шуңа күрә пенсия бирүдә тоткарлык булмасын өчен гыйнвар ае пенсиясе инде декабрьдә үк биреп куела.
Тик алар төрле вакытта бирелә: декабрь пенсиясе – 1нче числодан соң, ә гыйнварныкы – 25нче числодан соң. Шул ук вакытта декабрь азагында алынганы зуррак күләмдә булачак, чөнки 2024 елдан пенсия 7,5 процентка артачак.

“Коммуналка” бәясе арта

1 декабрьдән газ, электр энергиясе, кайнар һәм җылы су, җылылык бирү, чүп чыгару хезмәтләренә тарифлар 9 процентка үсә. 2024 елның июлендә “коммуналка” бәясенең тагын да артуы көтелә.
Поездда йөрү кыйммәтләнә
Декабрьдән поездда йөрү бәясе 10,75 процентка кыйммәтләнергә мөмкин. Бу сан транспорттагы иминлекне тәэмин итүгә – 1%, инфраструктураны капиталь ремонтлауга – 2% өстәмә түләүне үз эченә алган. Әмма үзгәрешләр плацкарт вагоннарга гына кагыла. Шәһәр яны поездларында йөрү бәясе исә үзгәрешсез кала.

Тупланманы күчерү тәртибе кырыслана

Тупланманы законсыз күчерүгә каршы көрәш көчәйтелә. Хәзер бу акчаны дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерүгә бәйле бәхәсләрне финанс омбудсмены караячак. Биредә сүз теге яки бу кешенең тупланмасын үзе сайлаган пенсия фондына күчерүне таләп итүе турында бара (күчерү турында гаризага башка кеше кул куйган очракта шундый хәл килеп чыгарга мөмкин). Яңа кагыйдәләр мондый мәсьәләне судсыз гына карау, тупланманың сакланылышын арттыру мөмкинлеге бирәчәк.

Халыктан сорамыйча гына мәдәният оешмаларын ябу тыела

Дәүләт яки муниципаль мәдәният оешмасын нигезсез бетерүчеләргә юл ябыла. Бетерү турында карар, җирле халык фикереннән чыгып, тиешле комиссия бу хәлнең нәрсәгә китерүен бәяләгәч кенә кабул ителәчәк.

Коралга лицензия бирү турында гаризаны карау вакыты кими

Росгвардия коралга лицензия бирү турында гаризаны 20 эш көне эчендә караячак. Моңа кадәр моның өчен 1 ай күздә тотылган булган.


Фикер өстәү