Татарстанда тукталышта бер ир-ат асылынып үлгән


Телеграм-каналларда фаҗига урыныннан фотолар пәйда булган.

Кышның беренче көне Нурлатта яшәүчеләр өчен бик шомлы башланган. Шәһәр халкы җәмәгать транспорты тукталышында бер ир-ат мәете асылынып торуын күреп шок халәтендә калган.
Телеграм-каналларда урнаштырылган фотоларга караганда, ир-ат үз-үзенә кул салган булса кирәк. Әмма аның табигый сәбәпләрдән җан тәслим кылуын күздә тотучылар да бар.
Һәлак булган кешенең шәхесе һәм килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү