Рөстәм Миңнеханов: «Танеко» комплексы — безнең горурлыгыбыз

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама районына эш сәфәре кысаларында 2022 елда «Танеко» проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясау буенча киңәшмә уздырды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Танеко» проекты республика өчен бик мөһим һәм, санкция чикләүләре белән кыенлыкларга карамастан, аны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. «Бүген башланган ароматика җитештерүе республикада нефть химиясен алга таба үстерү өчен стратегик әһәмияткә ия. Параксилол безгә бүгенге көндә импортлана торган терефтал кислотасы һәм полиэтилен-терефталат җитештерү буенча проектларны гамәлгә кертергә мөмкинлек бирәчәк», — диде ТР Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, «Танеко» үсешенең һәр яңа этабы югары экологик стандартларны үтәгәндә кирәкле югары сыйфатлы продукция чыгару күләмен арттырырга мөмкинлек бирә. Проект эшли башлаганнан бирле барлыгы 109 млн. тоннадан артык нефть чималы эшкәртелгән, ә предприятие төзелешенә инвестицияләр күләме 528,5 млрд. сум тәшкил иткән.

«Танеко» комплексы — безнең горурлыгыбыз, бу бөтенроссия масштабындагы проект. Без моны югары бәялибез», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

«Танеко» АҖ генераль директоры Илшат Сәлахов «Танеко» комплексының «Татнефть»компаниясенең төп нефть эшкәртү активы булуын билгеләп үтте. Ел саен яңа технология объектларын эксплуатациягә кертү — ә соңгы 2 елда бу 15 технологик җайланма — 2022 елда елына 16,2 млн тонна эшкәртү күләменә ирешергә мөмкинлек бирде, ачык нефть продуктлары чыгуын 82% дәрәҗәсендә саклап калганда һәм эшкәртү тирәнлеген 99,2% ка җиткерде. Бүгенгә предприятиедә 4,5 мең хезмәткәр эшли.

Хәзерге вакытта «Танеко» комплексында экологик таләпләргә һәм дөнья стандартларына туры килә торган югары сыйфатлы продукция җитештерергә мөмкинлек бирүче 29 җайланма эшли.

Быелгы нәтиҗәләр буенча сәнәгать җитештерүе индексы 130,9% дәрәҗәсендә көтелә. Яңа технологик объектларны файдалануга тапшыру һәм гамәлдәге җайланмаларның нәтиҗәлелеген арттыру премиум автомобиль бензиннарын елына — 2,3 млн тонна, дизель ягулыгын елына — 8,4 млн тонна, авиация ягулыгын елына 600 мең тонна, база майларын эшләп чыгару потенциалын арттырырга мөмкинлек бирде.

Продукция җитештерү күләмнәре артуга карамастан, соңгы елларда комплекста пычраткыч матдәләр чыгаруның чагыштырмача күрсәткечләре кимү, пычратылмый торган калдыклар барлыкка килү планлы рәвештә тәэмин ителә.

2023 елда җитештерүләрнең индустриаль һәм экологик иминлеген, җитештерелә торган продукциянең югары сыйфатын тәэмин итү, эш күрсәткечләрен һәм эшкәртү нәтиҗәлелеген яхшырту, җиһазларны, катализаторларны, өстәмәләрне һәм реагентларны импортлау, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә йогынты индексын киметү 2023 елгы бурычлар булып тора. Моннан тыш, проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итү һәм файдалануга яңа җайланмалар кертү планлаштырыла.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов һәм Наил Маһанов «Татнефть», «Танеко»ның иң яхшы хезмәткәрләренә һәм комплексны эксплуатацияләүдә, проектлауда һәм төзүдә катнашучы партнерларга дәүләт һәм корпоратив бүләкләр тапшырдылар.


Фикер өстәү