Владимир Путин махсус хәрби операция зонасына контракт төзеп китүчеләр саны күпмегә җитүен әйткән

300 мең кеше Оборона министрлыгы белән контрактка кул куйды, дигән Путин. Сүз уңаеннан, моңа кадәр ул 270 мең кешенең контракт төзегәнлеген белдергән иде. Аның әйтүенчә, ир-егетләребезне моңа дәүләтнең хәрби хезмәт өчен әйбәт түләве түгел, бәлки ватанпәрвәрлек хисләре этәрә. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителгән.

“Ике көн элек кенә 270 мең ир-атның Россия Кораллы көчләре белән контрактка кул куйганлыгы турында белдергән идем. Әмма бу мәгълүмат искергән инде. Бүген иртән контрактка кул куючылар санының 300 меңгә тулуын әйттеләр”, – дип билгеләп үткән Президент.
Владимир Путин контрактниклар санының 270 меңгә җитүе турында 12 сентябрь көнне Көнчыгыш икътисадый форумында сөйләп үткән иде. Ул шулай ук моннан бер ел элек өлешчә мобилизация барышында 300 мең кешенең хәрби хезмәткә чакырылуын искә төшерде. Дәүләт башлыгы әйтүенчә, һәр көн саен 1-1,5 мең кеше контрактка кул куярга килә.
Путин билгеләп үткәнчә, үз ихтыяры белән хәрби хезмәткә китүчеләрне бу адымга, матди яктан бигрәк, ватанпәрвәрлек хисләре этәрә. “Әйе, күпмедер акча түлибез. Бу акча, әлбәттә, илдәге уртача хезмәт хакыннан күпкә зур. Әмма ниндидер акча белән генә кешенең һәлак булу яки авыр яралану куркынычын каплап буламы? Әлбәттә, юк”, – дигән дәүләт башлыгы.

Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.

Татарстанда 3 бертуган махсус хәрби операция зонасына үз теләкләре белән китәргә булган


Фикер өстәү