Татарстанда 69 яшьлек исерек ир ярдан егылып һәлак булган

Бүген көндез ашыгыч хезмәтләрнең 112 номерына Арча районы Яңа Чүриле авылында бер ир-атның суга батуы турында хәбәр кергән. Бу хакта “Татар-информ” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Күрсәтелгән урынга шундук коткаручыларның дежур сменасы килеп җиткән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 69 яшьлек исерек ир-ат текә ярдан ерганакка егылып, инеш суына батып үлгән.
Коткаручылар ир-атның мәетен ярдан 2 метр ераклыкта су өстеннән тартып чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшырган.

Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү