Владимир Путин Равил Гайнетдингә рәхмәт белдерде

Россия Президенты Владимир Путин мөфти шәех Равил Гайнетдингә «Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрүдә күрсәткән хезмәтләре өчен» рәхмәт белдерде. Бу хакта Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге боерык хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

2020 елда мөфти шәех Равил Гайнетдин Президент Путин белән очрашу вакытында Идел буе Болгар дәүләте халыкларының ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуны федераль дәрәҗәдә билгеләп үтәргә тәкъдим иткән иде.

Мөселманнарның рухи лидеры Равил Гайнетдин федераль дәрәҗәдә әһәмиятле булган күп кенә проектларның инициаторы һәм илһамландыручысы, алар уңышлы гына тормышка ашырыла.


Фикер өстәү