Путин: Россиядә Идел буе федераль округы территориясендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы лаеклы билгеләп үтеләчәк

Россия Президенты Владимир Путин хәзерге Идел буе территориясендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә лаеклы әзерләнәчәкләрен һәм аны «яхшы дәүләт дәрәҗәсендә» үткәреләчәген, шулай ук Мәскәү тарихи мәчетен реконструкцияләү турындагы үтенечкә җавап бирәчәген вәгъдә итте. Мондый позицияне ул чәршәмбе көнне видеоконференция режимында узган дини берләшмәләр вәкилләре белән очрашуда әйтте.

Очрашу барышында Россия мөфтиләр советы рәисе Равил Гайнетдин мөрәҗәгать белән чыгып, искәртеп үтте, 2023 елда башкала мөселманнары 1812 елгы Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен татар һәм башкорт ат полкларына рәхмәт йөзеннән Мәскәүдә тарихи мәчет төзелә — аңа 200 ел. Гайнетдин хәбәр иткәнчә, мөселманнар әлеге мәчетне реконструкцияләү кирәк дип саный.  Мөфти шулай ук 2022 елда ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны да искә алды. Равил Гайнетдин бу көнне бәйрәм итү дәүләт дәрәҗәсендә үтүен сорап мөрәҗәгать итте.

«Мин бу ике датаны билгеләп куйдым, һичшиксез, без җавап бирәчәкбез, — дигән президент. — Вакыт бар әле, лаеклы әзерләнәчәкбез».


Фикер өстәү