Фәрит Мөхәммәтшин алдан тавыш бирүдә катнашу өчен документлар тапшырды

 

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең алдан тавыш бирү чарасында катнашу өчен документлар тапшырды. Анда җиңүчеләр сентябрьдә узачак сайлауда Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат була алачак.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, алдан тавыш бирүдә катнашу – сайлаучылар белән тыгызрак элемтә булдыру өчен дә, партия программасы турында сөйләү өчен дә яхшы мөмкинлек. «Алдан тавыш бирүне төрле дәрәҗәдәге сайлауларда инде берничә мәртәбә оештырганыбыз булды. Аның максаты – сайлаучылар белән тагын да якынрак, тыгызрак элемтәләр булдыру, партиябезнең сәяси программасы турында сөйләү», – диде ул.

Парламент башлыгы әйтүенчә, праймериз халыкка сайлау кампаниясендә катнашырга ниятләгән кандидатларга карата фикерләрен белдерү мөмкинлеге дә. «Без халыкның кем өчен тавыш бирәчәген, аларны нәрсә борчыганын белә алачакбыз. Без алдан бирүне партия эшенең мөһим коралы дип саныйбыз», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.


Фикер өстәү