Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия”нең төбәк сәяси советы президиумы утырышын үткәрде

Казанда “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк сәяси советы президиумы утырышы узды. Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән җыелышта өстәмә сайлауда партиядән депутатлыкка кандидатлар расланды.

11 сентябрьдә буласы өстәмә сайлауда Дәүләт Советы депутаты булу өчен 14 нче Пионер бер мандатлы сайлау округыннан “Стратегик инициативалар үзәге” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Дмитрий Анисимов көрәшәчәк. Моңа кадәр ул партия праймеризында җиңү яулаган. “Алда торучы өстәмә сайлауда Сезнең кандидатураны хуплаячакбыз. Әмма Сез үзегез дә сәяси көрәшкә актив төстә кушылыгыз, сайлаучылар белән эшләгез!” – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Президиум утырышында шулай ук көзге өстәмә сайлауга Татарстанның 32 муниципаль берәмлегенең вәкиллекле органнары депутатлыгына кандидатлар килештерелде. Электрон платформада (pg.er.ru) узган башлангыч тавыш бирүдә барлыгы 225 кандидат һәм 2300ләп сайлаучы катнашкан.

Моннан тыш партиянең Актаныш җирле бүлеге секретаре вазыйфаларын башкаручы Илшат Вахитовның кандидатурасы килештерелде. Энгель Фәттаховның вәкаләтләре районда тиешле сайлау үткәрелгәнче туктатып торыла.
Президиум утырышында Фәрит Мөхәммәтшин Украинадан, Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан мәҗбүри күченеп килүчеләргә гуманитар ярдәм җыюда актив катнашучыларга партия рәисе Дмитрий Медведевның рәхмәт хатларын тапшырды. “Барлыгы 4 миллион сум акча җыелды. 200 тоннага якын гуманитар йөк белән 14 фура озатылды. Кешеләребезнең мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга әзер булуы күпне сөйли”, – диде әйтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Утырыш ахырында “Бердәм Россия”нең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшырылды.


Фикер өстәү