Әлмәт театрының элеккеге директоры Тамара Халитова вафат

Кичә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты, Әлмәт татар дәүләт драма театрының элеккеге директоры Халитова Тамара Сөләйман кызы вафат булган. Аңа 75 яшь була. Бу хакта Әлмәт театрының матбугат үзәге хәбәр итә.

«Әлмәт театры һәм Әлмәт муниципаль районы мәдәният идарәсе коллективы Тамара Сөләймановнаның туганнарының, якыннарының, дусларының һәм хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша. Аның турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр», дип яза театр.

Тамара Халитова тумышы белән Сарман районыннан. 1966 – 1981 елларда математика укытучысы. 1992 елдан мәдәният өлкәсендә эшли. 1995 -2002 елларда Тамара Сөләймановна Әлмәт театрын җитәкли.

 


Фикер өстәү