Татарстан китап нәшрияты коллективы Илдар Сәгъдәтшинның тирән кайгысын уртаклаша

Татарстан китап нәшрияты коллективы, әнисе, танылган шагыйрә һәм язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Фәйрүзә Әсгать кызы Мөслимованың вафат булуы сәбәпле, нәшриятның генераль директоры Илдар Камил улы Сәгъдәтшинның тирән кайгысын уртаклаша.

Фәйрүзә Мөслимова — күпсанлы шигырь һәм проза китаплары авторы, күренекле тәрҗемәче, балаларның яраткан язучысы. Бүген без таланты милләттәшебезне, якты һәм яхшы күңелле шәхесне югалттык. Әдәбият сөючеләр өчен генә түгел, һәммәбез өчен дә бу — зур югалту. Танылган каләм иясе һәм аның кабатланмас иҗаты күңелләребездә мәңге сакланыр.

Фәйрүзә Әсгать кызы Мөслимованың туганнары, якыннары һәм дусларының тирән кайгыларын уртаклашабыз.


Фикер өстәү