Татарстан бүгенгә һава торышы: яшен, көчле җил

Бүген, 30 июньдә, Татарстанда һава шартлары начарланырга мөмкин дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, җил төньяк-көнбатыштан. Көндез урыны белән,  яшенле яңгырлар яварга мөмкин.

Төньяк-көнбатыштан талгын җил. Яшен вакытында ул 15-20 метрга кадәр көчәячәк, ди синоптиклар.

Көндез һава 17-22 градуска кадәр җылынырга мөмкин.


Фикер өстәү