Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” төбәк бүлегенең политсоветы президиумы утырышы үткәрде

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия”нең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең төбәк бүлеге политсоветы президиумы утырышын үткәрде. Анда агымдагы эшчәнлек, шулай ук оештыру мәсьәләләре каралды.

Президиум утырышында партиянең “Өлкән буын” проектының “Волонтерлык ярдәме” юнәлеше һәм “Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр” проектының “Газлаштыру”, “Безнең ишегалды”, “Безнең подъезд” юнәлешләре җитәкчеләренең кандидатуралары расланды.

Фәрит Мөхәммәтшин республикада партия проектларын тормышка ашыруның барышына тукталып, федераль программалар һәм илкүләм проектларга ярдәм итү зарурилыгын басым ясап әйтте. “Бүгенге катлаулы вазгыять шартларында, аеруча авыл җирлегендә, газлаштыру, кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме мәсьәләләре башкарма һәм муниципаль хакимият органнарының, шулай ук партия оешмаларының катнашуын таләп итә”, – дип йомгак ясады.

Президиум шулай ук Чаллы шәһәрендә партиянең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү мәсьәләсен карады. Җирле бүлеккә Римма Фәсхетдинова җитәкчелек итәчәк.
Соңыннан “Бердәм Россия”нең яңа әгъзаларына партия билетлары һәм активистларга бүләкләр тапшыру булды.


Фикер өстәү