Татарстанда микроавтобус һәм «КАМАЗ» бәрелешкәннән соң җинаять эше кузгатылды

Бөгелмә – Азнакай юлында микроавтобус һәм «КАМАЗ» катнашындагы һәлакәттән соң юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү маддәләре буенча җинаять эше кузгатылды.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итүенчә, эшне тикшерү дәвам итә, фаҗиганың барлык нечкәлекләре ачыклана.

«ВТ» моңа кадәр хәбәр итүенчә, бүген иртәнге дүртләр тирәсендә Бөгелмә – Азнакай юлында коточкыч юл һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелде.


Фикер өстәү