Быел Россиядә инфляциянең 17,5 процент тәшкил итүе көтелә

Инфляция 2024 ел азагында Россия Банкы омтылган күрсәткечкә чыгарга мөмкин.

Россиядә быел инфляция 17,5% дәрәҗәсендә көтелә. Киләсе елда ул 6,2%ка калырга мөмкин, дип хәбәр ителгән Икътисади үсеш министрлыгыннан. Хисап палатасы башлыгы Алексей Кудрин узган ай ахырында быел бәяләр 20,7%ка, 2023 елда – 6%ка үсәчәк, дип сөйләп үткән булган. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Икътисади үсеш министрлыгыннан хәбәр ителгәнчә, сумның ныгуыннан чыгып, инфляция буенча фаразга үзгәреш кертелгән. Декабрьдә ул 17,5%ка калырга тиеш. Киләсе елда инфляция югары дәрәҗәдә сакланачак. 2023 елның декабренә – 6,1%. Инфляциянең 2024 ел ахырында Россия банкы омтылган күрсәткечкә чыгуы көтелә. Узган айда Россия Банкы быел инфляциянең 18-23% дәрәҗәсендә булачагын фаразлаган иде. Быел илдә бәяләр 8,4%ка арткан.

Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина моңа кадәр белдергәнчә, Россиядә инфляция 2022 ел азагында иң югары ноктага җитәчәк.


Фикер өстәү