Кудрин Россия икътисадында торгынлык турында белдерде

Россия икътисады торгынлыкта, дип белдерде Хисап палатасы рәисе Алексей Кудрин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Бу хакта күп еллар сөйләсәк тә, кызганычка каршы, сәяси карарлар кабул ителми. Кызганычка каршы, без басып торабыз. Без торгынлыкта…» — диде ул.

Хисап палатасы рәисе сүзләренчә, «ВВП 5% ка якын төшсә, киләсе дистә елда ил икътисады үсеше 1% чамасы тәшкил итәчәк. Бу тарихи яктан аз», — дип ассызыклады Кудрин.

Россия икътисады 3 — 5% үсеш бирсен өчен, нефтькә түгел, ә «кеше капиталы» на — фән, мәгариф һәм технологияләргә акча бүлеп бирергә кирәк.


Фикер өстәү