«Балаларның «бисмилла» әйтә белүе дә ни тора!»

Апас районының Коштавыл авылында, ислам динен кабул итүгә 1100 ел  тулу уңаеннан, балаларга дин сабаклары укыта башлаганнар. Сабыйлар һәр атнаның якшәмбесендә мәдәният йортында догалар өйрәнгән, дини-дөньяви вәгазьләр тыңлаган. Шушы көннәрдә ике ай белем алган балаларга иганәче авылдашлары бәйрәм ясады.

– Казаннан якташларыбыз кайтып, балалар догалар укырга өйрәнсен өчен берәр түгәрәк оештырып булмасмы, диделәр. Бик теләп риза булдык. Мәчетебездә ирләр белем алгач, сабыйларны мәдәният йортына җыярга булдык. Аларны укытырга риза кеше дә табылды. Авылдашыбыз Гөлназ Латыйпова балаларга дин сабаклары бирде, – ди клуб мөдире Тәскирә Хафизова.

Укучыларны кызыксындыру өчен чәй табыны әзерләп торганнар. Тәм-томнар да өләшкәннәр. Дәресләргә башта 7 бала йөргән булса, соңыннан алар саны 12гә тулган.

Балалар да, аларның әти-әниләре дә авылдашлары – «Апас» якташлык җәмгыяте әгъзасы Наил Галиуллин белән Россиянең атказанган табибы Рәшит Байбиковка рәхмәт укый.  Сәхнәгә чыгып, сүрәләр укыган һәр балага акчалата бүләк тә бирде иганәчеләр.

– Максатыбыз – авылыбызны яшәтү. Дога белгән баладан начарлык көтмисең. Аның күңелендә игелек була, – ди Наил Галиуллин. –Мөмкинлегең булса, чаралар да уздырасың, укулар да оештырасың. Әгәр анда йөрүче, килүче булмаса нишләрсең?  Укуга йөргән балаларга рәхмәт. Бисмилласын әйтә белүе дә ни тора.  Бу балалар булдырган әле. Мин «Әлхәм» сүрәсен алты ай ятлаган идем.

Мондый фикерне 20 ел авыл имамы булып торучы Ислам  Гыймадиев   та куәтләде. Аның бик тә авылдашларын дингә тартасы килә.

– Элек безнең авылда ике мәхәллә булган. Аның берсен, сүтеп, клубка әйләндергәннәр, икенчесе янып киткән. Бүген инде бер мәчетебез бар. Йөрүчеләр күп. Мин эшләгән вакытта мәчетебездә бары тик бер генә җомга намазы укылмыйча калды. Анысы да пандемиягә бәйле иде, – ди ул. – Элек без кечкенә вакытта хатын-кызлар дини иде. Әбиләрдән өйрәнеп үстек. Ә хәзерге дәү әниләрнең үзләренә дога өйрәтеп булмый. Мәчетебезгә килеп, гыйлем алу мөмкинлеге дә бар. Әмма күпләр телевизор кабызып, фильм карауны сайлый. Дингә килгәнсең икән – гайбәт ярамый, киемне үзгәртергә кирәк. Намазлар укыйсы була. Замана хатын-кызы шушы эшләрдән куркадыр инде.

Ислам хәзрәт әйтүенчә, балага тәрбияне әнидән дә яхшы бирүче булмаячак. Дәресләрдә өйрәнгән дога сүрәләрен өйдә кабатламаса, бала аны оныта, ди ул:

– Яшьләр уйлансын иде. Бик җиңел яшибез. Күпләр зиратларга барып җыештыруны, әрвахларга дога кылуны да онытты. Без бу эшләрне балабызга күрсәтеп эшләргә тиеш. Килер бер көн, каберләребез өстендә дога укучы булмас бит. Шуңа доганы кечкенәдән өйрәтергә кирәк.

Балаларга белем биргән Гөлназ Латыйпова авылдашларына үтемле вәгазьләр сөйләде.  Укучыларның ике ай эчендә күп кенә сүрәләр өйрәнгәннәр, диндә нәрсә тыелган,  нәрсә ярый кебек сорауларга җавап тапканнар. «Әз генә вакыт эчендә инде кул күтәреп дога укый белүләре – зур эш», – ди Гөлназ абыстай.

Сабыйларны сөендерүгә өлешен керткән тагын бер иганәче Рәшит Байбиков авылдашларына диспансеризация дә үткәргән.

– Туган авылдан да кадерле җир юк. Өебез буш торса да, ял җиткән саен, күңел авылга тарта. Монда кайтып, яшәргә көч алып китәм. Авылыбыз кешеләре сөенеп торсын өчен берни дә жәл түгел. Кулдан килгәнне эшләргә тырышабыз, – ди ул. – Авыл яшәсен иде. Мәчетебез ишеге ябылмасын. Зиратны да чиста тотыйк. Күлләребез күп, аларны карыйк. Бергәләп эшләгәндә, барысын да башкарып чыгарбыз.

Коштавылда яшәүче эшмәкәр Гөлсинә Галиуллина да сабыйларны сөендерергә үзеннән зур өлеш керткән. Моннан 25 ел элек шәһәрдән авылына күченеп кайта ул.

– Мине кендек каным тамган җир тартып кайтарды. Монда рәхәтләнеп яшим. Бәйрәмнәргә ярдәм сорасалар, бик теләп булышам. Бирәсе рәхәт. Динебез дә гомерләрне игелектә уздырырга куша бит, – ди.

Бәйрәмгә килгән халык үз проблемасын әйтеп калырга ашыкты. Коштавылга юл кирәк, клублары искергән! Апас районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм  Мингазиев озакламый яңа клуб булдырырга вәгъдә бирде. Юл проблемасын хәл итүне сорап, Президентка авылдашлар исеменнән хат тапшырганнар.

–  Зур эшләрне дәүләт ярдәменнән башка эшләп булмый, калганын үзебез тырышабыз инде. Авылны бик яратам, бер дә бетерәсе килми. Авыл бетмәү бездән тора. Һәрберебез үзеннән кечкенә генә өлеш кертсә, яши әле ул, – ди Наил абый Галиуллин.

Бәйрәмгә кайткан Рузия Садретдинова Наил абыйны мактап телгә алды.

– Аның күңелендә – игелек кенә. Бөтен кешегә ярдәм кулы сузарга тырыша ул.  Авылның киләчәге барга сөенеп торабыз, – диде.

Коштавылда яшәүчеләр өчен бу очрашу бер бәйрәмгә әйләнде. Алар янына Татарстанның халык артисты ИлСаф белән җырчы Айсылу Габдинова да кайткан иде.

– Читтә яшәүче авылдашларыбыз гел бәйрәм ясап тора. Нинди генә гозерең төшмәсен, кире бормый алар. Ничек тә авылыбыз яшәсен дип тырышалар. Без аларга бик рәхмәтле. Бу юлы бик саваплы эш башлап җибәрделәр. Балаларны дингә тарту, күңелләренә иман орлыгы салудан да зур эш юк инде ул, – ди шушы авылда яшәүче Рузилә Фәйзуллина.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү