«Һәрвакыт уяумы, әзерме?»

Бу көннәрдә илебездә Бөтенсоюз пионер оешмасы төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтәләр. Күпләребез өчен бу көн, якты матур хатирәләр, күңелле балачак еллары булып, сагындырып искә төшә. Һәм һәркайсыбызда моңа кагылышлы бихисап истәлекләр саклана.

Минем өчен мәктәпнең пионервожатые идеал булып тоела иде. Чөнки ул бии дә, җырлый да, походларга да алып чыгып китә, кыен хәлләрдән чыгу юлын да белә, синең өчен дус һәм сердәш тә. Иң күп белүче, иң ягымлы, иң әйбәт кеше иде ул вожатый апа!

Мәктәптә пионер-комсомол эшләрендә кайнап, интернациональ дуслык клублары оештырып, күрше Башкортстан пионерлары белән дуслык учаклары кабызып, «Взвейтесь кострами, синие ночи»ларны җырлап, тимурчылар командасы белән әби-бабайларга булышып, «Аҗаган» хәрби спорт уеннарында катнашып, үзебез башлап җибәргән җыелма отрядлар эше турында «Яшь ленинчы»га, «Ялкын»га мәкаләләр язып, «Яшь хәбәрче» таныклыклары алып, тынгысыз да, рәхәт тә тормышта үстек без.

Ә миңа пионерия тормышында кайнау вәкаләте югарыдан ук тапшырылган булып чыкты бугай. Университетта укыганда, 3 нче курстан соң пионер лагеренда педпрактика үтәргә тиеш идек. Актаныш районы Пионерлар йорты директоры, чын пионер хәрәкәте ветераны Дәлия апа Ханнанова сөенеп каршы алды мине, «Акчарлак» район пионер лагерена вожатый итеп билгеләп тә куйды. Агыйдел буендагы ул лагеребыз, палаткалардагы күңелле тормышыбыз, узып киткән теплоходларны быргы кычкыртып сәламләүләребез, аларның  гудок биреп узуларына куануларыбыз, соңыннан отрядымдагы малайлар-кызлар белән хатлар алышулар… Барысы да романтикага, хыялга төренгән иде. Казанга килгәч, фотосалонда пионервожатый формасыннан фотога төшеп, отрядым пионерларына җибәреп йөрүләрем дә шул дөньяны, балаларны яратудан булгандыр. Үземдә сакланган ул фото автографлар белән чуарлануның да үзенә күрә кызыклы тарихы бар. Казанга атаклы кино артистлары килгән иде. Дус кызым Камәрия белән Спорт сараена шул очрашуга киттек. Кемнәр генә юк! Вицин, Моргунов, Инна Макарова… Атаклы комментатор Николай Озеров… Автограф аласы килә! Ә сумкамда фотолар гына иде. Николай Озеровка, Георгий Вицинга, «Крокодил Гена»ны җырлаган Владимир Феропонтовка фотомны сузып, автографлар алам.

Бу язма шәхси тоелса да, анда ил тарихы, җәмгыятьтәге үзгәрешләр чагылмый калмый барыбер. Хәзер менә искә төшерәм дә… Пионерия тормышына бәйле эш, чынлап та,  язмышыма язылган булган, ахрысы. Университетның соңгы курсында укыганда республикабызның пионер журналы «Ялкын»га эшкә чакырдылар. Һәм анда да әле пионер тормышы бүлеге редакторы вазыйфаларын тапшырдылар! Командировкалы, летучкалы, «Артек»лы, марш-маршрутлы, слетлы, галстуклы, пионер учаклы редакция тормышы башланды. Мәктәпләргә баргач, Муса Җәлилнең беренче редакторыбыз булганын, Абдулла Алишның журналда җаваплы секретарь булып эшләгәнен, аның редакциядә хәтта пионер галстугыннан йөргәнен горурланып сөйли идек. Ул елларда радиодан балалар өчен тапшыруларда бик еш яңгырый торган «Пионер ялкыны» дигән җырның сүзләрен исә «Ялкын»да җаваплы секретарь булып эшләгән Разил абый Вәлиев  язган иде! «Җәлилләр, Алишлар ялкыны/Мәңгелек ут булып балкыды…» – дип, ничәмә буын җырлады! Ә журналның 60 еллыгына әзерләнгәндә баш редактор Роза апа Хафизова мине Мәскәүгә командировкага махсус җибәрде. Муса Җәлилнең хатыны Әминә апа, кызы Чулпан, оныгы Таня белән очрашып, материал язарга! Соңыннан Җәлилнең оныгы Таня исеменнән «Чәчәкләр китерәм бабама» дигән язма журнал битләрендә урын алды.

Кайларда гына булмыйсың, кемнәр белән генә очрашмыйсың! Кылт итеп, «кукурузник»та Чирмешәнгә очуым искә төште. Чирмешән районы Бәркәтә мәктәбеннән дружина советы председателе Миләүшә Миргалимова хаты безне тетрәндерде. Галстугым, форма күлмәгем, пионер слетына чакыруым калды, дип, янып торган өйгә кереп һәлак булган Мәдинә исемле кыз турында иде ул. Тиз генә юлга җыендым. Тирән, үтемле язма килеп чыкты. Ул чактагы баш редакторыбыз Роза Туфитуллова язмага исемне үзе куйды. «Янган галстук, яки Батырлык турында» дип атала иде ул. Хәзер инде ул вакыйгаларга башкача бәя биреп утырам. Идеяләр өчен үзеңне корбан итү кирәк иде микән? Хәер, ул бала аны ул дәрәҗәдә үк аңламаган да инде…

Мәскәүдә, ВЛКСМ Үзәк Комитеты каршындагы югары комсомол мәктәбендә (ВКШ) укыган көннәр үзе бер мәктәп булган икән. Латвиянең «Пионерис» газетасы, «Драугс» журналы, Казакъстанның – «Балдырган», Үзбәкстанның – «Гулхан», Эстония, Грузия, Украина, Азәрбайҗаннарның «Пионер», Татарстанның «Ялкын», Чуашстанның «Хатер пул» журналлары редакторлары бергә лекцияләрдә утырабыз… Демократик яшьләр оешмалары, пионер матбугатының оештыру функцияләре, балалар журналистикасында үзгәртеп кору дигән темаларга сөйләшәбез. Кайбер фикерләр, кагыйдә булып, күңелгә кереп калган: «Вожатый образы укытучыныкыннан мөһимрәк», «Тормышыбыздагы реформаны иң элек балалар күңелендә үткәрергә кирәк», «Балалар журналисты – үзе бер профессия»… «Комсомольская правда», «Пионерская правда», «Учительская газета», «Вожатый», «Пионер» журналлары редакцияләрендә мастер-класслар алабыз. Һәм ул аралашулар, тәҗрибә уртаклашулар, кайткач, үз эшләребездә чагыла.

..Шушы истәлекләрне барлап утырганда, сөенечле хәбәр килеп иреште: балалар оешмасының олы юбилее көннәрендә совет пионериясенең аналогы булырлык оешманы россиякүләм торгызу кирәклеге турында инде җитди уйланалар икән! Кремльдә Россиягә пионер оешмасын кайтаруны хуплаганнар! Үсеп килүче буынны патриотизм, Ватанга мәхәббәт рухында тәрбияләү, аларны иҗтимагый-сәяси темаларга дискуссияләрдә катнашырлык итеп әзерләү, Россия дәүләтчелеге символларын белүләренә ирешү, иптәшләренә, өлкәннәргә хөрмәт белән карау, мохтаҗларга ярдәм итү, гел алдынгылар сафында булырга омтылу кебек сыйфатларга ия чын гражданнар үстерү максатын күздә тота әлеге оешма. Илнең 85 регионыннан меңләгән укучы бу көннәрдә Мәскәүгә, Кремль янәшәсендәге Гостиный дворга зур слетка җыела. Әлеге зур чара Россия Президенты Аппараты карамагында үткәреләчәк. Делегатлар «Бөтенсоюз пионер оешмасына – 100 ел» маркасын мөһерләү тантанасында катнашачак.   

Нәкъ безнең пионер оешмасындагыча бай энергетикалы, быргылы-барабанлы, романтик рухтагы бәйрәм булыр дип өметләник! Нәкъ безнең җырдагыча булсын:

Һәрвакыт уяумы, әзерме?

Чакыра пионер быргысы!

                                                                                          Эльмира ЗАКИРОВА


Фикер өстәү