Иманлы юл: Дөнья мөселманнарын берләштерү бәйрәме

Без Ватан тарихының гаять әһәмиятле чорына килеп кердек: быел Идел буе Болгарстанында рәсми рәвештә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел була. Изге Болгар шәһәрендә 922 елда булып узган вакыйга ул чорда дәүләтебезнең дипломатик яктан танылуына китерсә, бүгенге татар халкының һәм Россиядәге һәммә мөселман өммәтенең рухи-мәдәни үсеш юлларын билгели. Әйтергә кирәк, мондый олы бәйрәмне үткәрү өчен әзерлек эшләре күптән башланды инде. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов белән без шул хакта сөйләшәбез.

– Юбилейны үткәрү тәкъдимен инде 2016 елда ук Россия мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин күтәреп чыккан иде. 2020 елның 4 ноябрендә Владимир Путин Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан дин эшлеклеләре белән очрашуда юбилей чараларын дәүләт дәрәҗәсендә үткәрүне хуплады. 2021 елның 28 апрелендә бәйрәм уздыру турында боерыкка кул куйды. Шуның белән бергә федераль оештыру комитеты да расланды. Үзәкләштерелгән дини оешмалар җитәкчеләрен, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләрен, галимнәрне берләштергән әлеге комитетның рәисе итеп Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин билгеләнде.

– Белүебезчә, Татарстан эшне озакка сузмады кебек…

– Республикабызның оештыру комитетын Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Россия Президенты боерыкка кул куйганнан соң, чыннан да, эшләр күз иярмәслек тизлек белән башланды. Инде 5 июньдә үк «Изге Болгар җыены»нда киңәшмә үткәрелде. Анда федераль план проектына кертү өчен дин әһелләре, галимнәр үз тәкъдимнәрен җиткерделәр.

– Федераль план 71 пунктны үз эченә ала. Ислам дөньясына аеруча саллы яңалыклар алып килүче төп чараларның берничәсе белән укучыларыбызны да таныштырып китик әле.

– Әлеге исемлеккә Казанда Җәмигъ мәчетенә, Түбән Новгородта тарихи Ярминкә мәчетенә нигез ташы салу, Уфадагы Россия Ислам университетының яңа комплексын, Сембердә Болгар чорына караган тарихи-мәдәни комплексны ачу эшләре кергән. Казандагы тарихи «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен яңарту эшләрен тәмамлау да күздә тотыла. Инде бәйрәмгә планетабызның төрле почмакларыннан кунаклар киләсе булгач, йорт-җиребезне дә карап куярга кирәк. Бу җәһәттән Болгарга килү юллары һәм урам-юл челтәре объектлары ремонтлана. Мәдәният өлкәсендә дә эшлисе эшләребез күп. Россия халыкларының милли әдәбият фестивален үткәрергә җыенабыз. Болгар чорына караган язма ядкәрләрне барлап, китап итеп бастыру эшләре дә бара. Бу җәһәттән инкыйлабка кадәрге татар дин галимнәре хезмәтләре дә читтә калмый. «Россия Федерациясендә – ислам» дип аталган 8 томлык энциклопедик сүзлек тә дөнья күрәчәк. Россия ислам институты тарафыннан әзерләнгән «Россиядә ислам тарихы» дигән китап инглиз, гарәп телләренә тәрҗемә ителә.

– Республика дәрәҗәсендә эшләнә торган чаралар да байтак булырга охшаган.

– Әлбәттә. Болгарның үзеннән башласак, шәһәргә керү юлларында стелалар куела, кунаклар өчен чатыр лагере үзгәртеп корыла. «Болгар цивилизациясе музее» экспозициясен яңарту эшләре бара. Башкалабыз да читтә калмый. Казанда «Болгар» мәчетенең фасады ремонтлана. Болгар илендә исламның таралышы, аның нигезләре, мөселман мәгърифәте һәм мәдәнияте турында лекцияләр уздырыла. Халыкара һәм Россиякүләм конференцияләр әзерләнә. Театрларда спектакльләр куела, фильмнар төшерелә, видеороликлар эшләнә. Басма һәм сувенир продукция җитештерелә. Күргәзмәләр һәм бәйгеләр үткәрелә…

– Бу изге эштә республикабыз районнары да читтә калмый дип уйларга кирәк?

– Муниципаль берәмлекләр дә бик актив кушылды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә, мөхтәсибәт, дини белем бирү оешмалары һәм иҗтимагый берләшмәләрне дә җәлеп итеп, бу юнәлештә җирле хакимиятләр дәрәҗәсендә саллы эш-гамәлләр башкарыла.

 – Татарстан Президенты бәйрәм уңаеннан үткәрелгән форумда Казанны «Беренче басма Коръән шәһәре» дип атау тәкъдиме белән чыккан иде…

– Бу чыннан да шулай. 1803 елда Казанда мөселманнар тарафыннан төзелгән беренче Коръән китабы дөнья күрә. Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кысасында бу җәһәттән тагын бер проект башланды. Шиһабетдин Мәрҗани, Муса Бигиевнең хезмәтләренә нигезләнеп, каллиграфларны җәлеп итеп, Коръән матур итеп кулдан языла башлады.

– Бәйрәм уңаеннан милли көрәш бәйгесе үткәрү дә карала. Ни өчен нәкъ менә спортның әлеге төре?

– Бу җәһәттән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Россия Көрәш федерациясе» вице-президенты белән гыйнвар аенда ук күрешеп сөйләшкән иде инде. Анда сүз бәйрәм кысасында татар милли көрәше буенча Россиякүләм һәм дөньякүләм турнирлар оештыру турында сүз барды. Ни өчен дигән сорауга җавап мондый: спортның бу төре Гарәбстан сәяхәтчесе Ибн Фадлан елъязмаларында телгә алына, татар дин әһелләре үзләре дә көрәшчеләр, баһадир гәүдәле, көчле, батыр кешеләр булганнар. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кубогына Чаллыда татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча Берләштерелгән Россиякүләм турнир узды. Үз үлчәү категориясендә җиңү яулаган егетләр арасында жирәбә ярдәмендә хаҗга юллама уйнатылды. Әлеге зур бүләкне Татарстан мөфтияте бирде. Дөнья кубогына көрәш Болгарда бәйрәм көнне – 21 майда үтәр дип көтелә.

Иң мөһиме шунда: бу бәйрәм Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда яшәүче мөселманнарны берләштерергә тиеш. Һәр чара нәкъ менә шушы бурычны күздә тотып үткәрелә.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

«Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы» логотибы проектын Татарстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары, «Хозур» нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин тәкъдим итте. Татарстан Президенты бу хакта: «Федераль оештыру комитетына кертергә, хуплау алырга кирәк, бу тирән, нигезле эш дип саныйм», – дип үз фикерен җиткерде.

Логотип 5 график элементтан тора: Болгардагы Хәтер билгесе, ачык Коръән китабы, лалә чәчәге, рус һәм гарәп телләрендә язу кагыйдәләрен кулланып, «1100» язмасы, Болгар сүзенең гарәп телендә язуы.

 

922 елда гарәп илчеләре Болгар каласына килә. Бу вакытта хан булып Шилке улы Алмыш тора. Ул Багдад хәлифенә ислам динен белүче кешеләрне җибәрүен, шулай ук мәчет һәм кирмән төзүдә ярдәм итүләрен сорап хат яза. Бу хакта илчелекнең сәркатибе Ибн Фадлан сәяхәтнамәсендә язып калдыра. Шуңа нигезләнеп, Идел буенда ислам динен рәсми кабул итү елы булып 922 ел санала да инде. Ибн Фадлан юлъязмасында Болгарда азан әйтелүе, мәчетнең төзәтелүе турында телгә ала. Тарих битләреннән күренгәнчә, X гасыр башында ук Алмыш хан тәңкәләрендә аның гарәпчә исеме  (Җәгъфәр  бин Габдуллаһ) басылган. Ягъни бу ата-бабаларыбыз әлеге вакыйгаларга кадәр үк ислам дине белән таныш булган, аны үз иреге белән кабул иткән дигәнне аңлата.


Иманлы юл: Дөнья мөселманнарын берләштерү бәйрәме” язмасына фикерләр

  1. Бик кирэкле язмагыз очен ЗУР рэхмэт,Фэния Кэбировна!
    Унышлар насыйп булсын!

Фикер өстәү