Россия Пенсия фонды балаларга 27 мең түләү турындагы хәбәрне ялган дип белдерде

Россия Пенсия фонды апрельдә балаларга бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы мәгълүматны ялган дип белдерде.

«Социаль челтәрләрдә балаларга апрель аенда 27000 сум түләү турында ялган мәгълүмат тарала», — диелә Россия Пенсия фондының «Вконтакте» социаль челтәрендә хәбәрендә. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

Балаларга чыннан да яңа түләү булачак. Гаиләләр аны майда ала башлаячак, әмма ул рәсми рәвештә апрельдән кертелде. Ягъни гражданнар майда берьюлы ике ай өчен — апрель һәм май өчен түләүләрне алачак.

Әлеге акча 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган аз керемле гаиләләргә бирелә. 


Фикер өстәү