“Авыл укытучысы” программасы 2030 елга кадәр озынайтылачак

“Авыл укытучысы” («Земский учитель») программасы 2025 елда төгәлләнергә тиеш иде. Әмма Президент Владимир Путин аны 2030 елга кадәр дәвам иттереләчәген әйтте.
Билгеле булганча, әлеге программа 2019 елда авылга укытучыларны җәлеп итү өчен игълан ителгән иде. Программада урта һөнәри яки югары белеме булган, авыл, шәһәр тибындагы бистәләрдә яки 50 меңгә якын кеше яшәгән шәһәр мәктәпләрендә укытырга теләүчеләр катнаша ала. Салага кайткан укытучыга 1 әр миллион сум акча бирелә. Бары Ерак Көнчыгыш федераль округында гына түләү башкача. Анда бу сумма –2 шәр миллион. Тик бер шарты бар: укытучы мәктәптә биш елдан да кимрәк эшләмәскә тиеш.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, республикада шундый 54 укытучы белем бирә.
– Программаның озынайтылуын хуплыйм. Әмма шундый тәкъдимем бар: авылга кайтучы укытучылар өчен торак мәсьәләсен алданрак кайгыртсыннар иде. Арендалы торакмы ул, башкасымы… Бистә, кечкенә шәһәрләрдә тулай тораклар бар, фатир арендалап була, ә авылда мондый мөмкинлек юк бит. Читтән килгән укытучыга үз фатирын булдырганчы кая барырга? Миллион белән генә ерак китеп булмый диясем килә, – ди быелгы уку елыннан Балтач районында укыта башлаган Гадил Фәйзрахманов.


Фикер өстәү