Татарстанда “Земский учитель” программасы буенча 24 педагог эшли башлаган

Соңгы ике елда Татарстанда “Земский учитель” программасы буенча тәҗрибәле 24 педагог эшли башлаган. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин белдергән.

“Укытучылар һәм идарәчеләрне һөнәри яктан үстерү – “Мәгариф” илкүләм проектының төп юнәлешләреннән берсе. Тармакта эшләүчеләр киләчәк буынны тәрбияләргә тиеш. Авыл җирлегендә һәм кечкенә шәһәрләрдә урнашкан мәктәпләргә кадрлар җитмәү мәсьәләсе өлешчә “Земский учитель” федераль программасы нигезендә хәл ителә. Соңгы ике елда әлеге программа буенча 24 педагог җәлеп ителде”, – дигән ул.

Быелдан башлап, “Земский учитель” программасы “Заманча мәктәп” федераль проектына кертелгән. Проектта катнашучыларга 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр акча бирелә. 2022 елга республикага 10 укытучы өчен квота бүлеп бирелгән. 15 апрельгә кадәр конкурста катнашуга дәгъва кылучылардан документлар кабул ителә.


Фикер өстәү