Камилә Вәлиеваның узган сезонда күп акча эшләгәне мәгълүм

Олимпия чемпионы, Казан кызы Камилә Вәлиева узган сезонда 111 мең доллардан артык акча эшләгән. Безнең акчага күчергәндә, бу 9 миллион сумнан артык. Билгеле булганча, 15 яшьлек татар кызы Пекинда команда ярышларында җиңү яулады, Европа һәм Россия чемпионы булып танылды.

Икенче урында – Аннан Щербакова. Пекинда хатын-кызлар ярышында беренче урынны яулаган спортчы 103 мең доларга якын акча эшләгән. Олимпия Уеннарында көмеш медаль откан Аннан Трусова исә бозда чышып ясап 61 мең доллар тирәсе табыш алган. Алардан соң исемлектә Елизавета Туктамышева, Алёна Косторная, Майя Хромых һәм Ксения Синицына килә.

Билгеле булганча, Пекин Олимпиадасында чемпион булган өчен 4 миллион сум акча вәгъдә иттеләр. Икенче урынны алган спортчыларга – 2,5, бронза медаль ияләренә 1,7 миллион сум түлиләр.


Фикер өстәү