«Мәрҗани» мәчетенең икенче имамы Айморат хәзрәт Хаҗиев укучыларыбызның уразага бәйле соравына җавап бирә.
— Ифтарга чакырулы идем. Бармый калу ярыймы?
— Ифтарга чакырган җиргә бару ихтыяри. Фарыз гамәл түгел. Мөстәхәб гамәл санала. Ягъни, киңәш ителә. Бармауның гөнаһы юк.
— Ифтарга ураза тотмаган килеш барып утырырга әллә ничек… Ә бармаска ярыймы?
— Бара алсагыз, барырга кирәк. Ураза тотмасагыз да, бару хәерле. Коръән тыңлап, дога кылып кайтырсыз, бик күркәм гамәл булыр.
Эти деньги идут в казну государства? Хорошо бы..