Организмны уразага ничек әзерләргә?

Мөселманнарның ел буе сагынып көткән Рамазан ае башланырга санаулы көннәр калып бара. 12 апрельдә мәчетләрдә беренче тәравих намазы укылачак. 13 апрель – уразаның беренче көне. Адәм баласыннан бик нык рухи әзерлек, ихтыяр көче сорый торган чорга аяк басабыз. Ураза тотар алдыннан сәламәтлекне дә кайгырту мөһим. Эшне нидән башларга? Организмны уразага ничек әзерләргә? Табиб-диетолог, нутрициолог Айгөл Фазлыева белән шул хакта сөйләшәбез.


– Уразага керер алдыннан организмны әзерләү дә бик мөһим, – ди белгеч. – Уразага кергәнче рационны мөмкин кадәр тулыландырырга, төрләндерергә кирәк. Иң беренче чиратта организмга зыян сала торган артык баллы, кыздырылган ризыклардан, камыр ашлары, составында трансмайлар булган перәннек, печеньелар, ярымфабрикатлардан баш тарту зарур. Организмны су белән тулыландыру да мөһим. Ләкин моны кинәт кенә эшләргә ярамый. Көн дәвамында эчкән су күләмен кешегә тиешле нормага акрынлап кына күтәрергә кирәк. Уртача алганда кеше 1 кг авырлыкка 30–40 мл су эчәргә тиеш. Уразага кергәнче организм сәламәтләнгән, чистарынган булса, Рамазан ае җиңелрәк узачак.
– Ураза тотканда беренче көннәрдә еш кына баш әйләнә, хәлсезлек сизелә, күңел болгана. Бу күренеш нәрсә белән анлатыла?
– Уразаның беренче көннәре ничек узу организмның хәзерге вакытта нинди халәттә булуын күрсәтә. Баш авырту, баш әйләнү, хәлсезлек кебек билгеләр организмда артык токсиннар булу турында кисәтә. Моның икенче сәбәбе – тиз үзләштерелә торган углеводларга күнеккән организмның күзәнәкләре уразага кергәч «ачыга» башлый, яңадан углеводлар таләп итә. Мондый күренешләр булмасын өчен, уразага алдан әзерләнү мөһим. Мәсәлән, токсиннардан котылу өчен, үлән чәйләре эчәргә була. Анда карлыган, җиләк яфраклары салынган булса, бигрәк тә яхшы. Яшелчә, җиләк-җимешләрдән ясалган смузилар да бик файдалы. Кызыл ит, кызыл балыклардан тыелып тору да комачауламас. Пластик савыт-саба куллануны да чикләргә киңәш итәр идем. Ник дигәндә, пластик составында токсиннар күп. Мондый савыт-сабада ашарга җылыткач, пластиктагы бөтен токсиннар ризыкка күчә.

– Уразага керер алдыннан организмны тикшертү өчен анализлар тапшырырга кирәкме?
– Уразага керер алдыннан организмны тикшертү бик яхшы, билгеле. Үт куыгын алдырган, ут куыгында билирубин дигән матдә күләме үзгәргән (Жильбер синдромы) кешеләргә ураза тоту киңәш ителми. Соңгысының барлыгын генетик тест ярдәмендә ачыкларга була. Бу авыру вакытында ач тору чирне тагын да көчәйтеп җибәрергә мөмкин. Шикәр авырулы кешеләргә дә ураза тотканда сак булырга кирәк. Кеше үзендә бу авыруның барлыгын белмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә уразага керер алдыннан кан анализы тапшыру комачауламас. Гемоглобины түбән булган кешеләргә дә сәламәтлеген алдан кайгырту хәерле.

– Уразага кергән көннәр витамин җитмәү чорына туры килә. Уразага әзерләнгәндә, ниндидер витаминнар, өстәмәләр (БАДлар) кулланырга кирәкме?
– Витамин, өстәмәләрне анализлар тапшырып, табиб белән киңәшләшмичә эчәргә киңәш итмәс идем. Витаминнарга кытлыктан, әйткәнемчә, ризыкны тулыландыру, төрләндерү дә бик нык ярдәм итә.

– Сәхәр, ифтарда нәрсәләр ашарга киңәш итәсез?
– Ашауны бер-ике стакан җылы су эчеп куюдан башларга кирәк. Ураза тотканда җиңел үзләштерелә торган, аксымлы ризыкларга өстенлек бирергә кирәк. Бу чорда кызыл ит, кызыл балык ашау киңәш ителми. Рационга бер порция яшелчә салаты кертсәң дә яхшы. Чистартылмаган җитен, зәйтүн, кокос, авокадо майлары, атланмай да файдалы. Ярмаларга өстенлек биреп, берничә чикләвек ашап кую да ураза тотуны җиңеләйтә.

Уразага әзерләнгәндә, саф һада йөрүнең дә файдасы зур, диләр…
– Әйе, кислород безнең энергия станцияләре саналган митохондрияләр, баш мие эшчәнлеге өчен бик файдалы. Саф һавада йөрү организмны токсиннардан чистартырга да булыша. Ник дигәндә, бүген күпләрнең өе синтетик, пластик материаллар белән тулы. Андый шартларда исә организмны чистарту кыенрак.


Фикер өстәү