Йөз сумлык яңа акчаны чыгару вакыты кичектерелергә мөмкин

Анда Үзәк федераль округы объектлары сурәтләнәчәк.

Гознак башлыгы Аркадий Трачук 100 сумлык яңа кәгазь акчалар эшләп чыгару планының үз көчендә калуын, әмма аның берникадәр кичектерелү ихтималын әйткән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.
Россия Банкы хәзер акчаның сыйфатын һәм сакланылышын яхшырту буенча эшли икән. Ул моңа кадәр 100 сумлык яңа купюраларны – 2020 елда, 1000 һәм 5000 сумлыкларны – 2023 елда, 500 сумлыкларны – 2024 елда, 10 һәм 50 сумлыкларны – 2025 елда чыгару турында хәбәр иткән иде.

Трачук басым ясап әйткәнчә, яңа акчаларга бәйле барлык хәбәрләр белән Россия Банкы таныштырып торачак. Яңа 100 сумлыкта Үзәк федераль округтагы объектларның сурәтләнәчәге көтелә.


Фикер өстәү