Үзәк Банк 100 сумлык яңа акча тәкъдим итте

Иске йөзлекләр 10 ел дәвамында яңалары белән бергә әйләнештә булачак.
Россия Банкы яңа 100 сумлык акча белән таныштырган. Бу хакта ТАСС яза. Яңа купюраны бизәүдә шәһәр тематикасы кулланылмаган. Иске йөзлекләр 10 ел дәвамында яңалары белән бергә әйләнештә булачак.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Үзәк Банк 2025 елга алты номиналдагы: 10, 50, 100, 500, 1000 һәм 5000 сумлык акчаларны яңартуны планлаштыра. Быел яңа йөзлекләр әйәнешкә керсә, 2023 елда – 1000 һәм 5000 сумлык, 2025 елда – 500 сумлык, 2025 елда – 10 һәм 50 сумлык яңа акчалар йөри башлаячак.


Фикер өстәү