Ильмира Нәгыймова шатлыгы белән уртаклашканга тамашачысы: «Ул бүген – бар, иртәгә булмаска да мөмкин. Мактанчык!»

Җырчы Ильмира Нәгыймова яңа машина сатып алган. Ул аның янында фотога төшеп социаль челтәрләренә куйган. Кулында 101 роза да бар.

Фотодан күренгәнчеә Ильмираның яңа машинасы кара «Тойота». «Эшлим дип әйтмә, эшләгәнеңнең нәтиҗәсен күрсәт диләр. Бу – минем икенче «карлыгачым».  Горурланып, үзем эшләп алдым, дип әйтә алам. Шатлыгымны сезнең белән дә уртаклашырга булдым», – дип язган ул.

Фотоның комментаторлары арасында җырчы өчен сөенүчеләр дә, Ильмираны «мактанчык» дип язучылар да бар. Ә без аңа хәерле, имин юллар телибез!


Ильмира Нәгыймова шатлыгы белән уртаклашканга тамашачысы: «Ул бүген – бар, иртәгә булмаска да мөмкин. Мактанчык!»” язмасына фикерләр

Фикер өстәү