Ильмира Нәгыймова Эльмира Сөләйманова белән уртак сере турында сөйләгән

Чаллыда мәрхүмә җырчы Эльмира Сөләйманова истәлегенә оештырылган концертта аның иҗатташ дусты Ильмира Нәгыймова да чыгыш ясаган.

Чараны алып баручы Динә Латыйпова белән әңгәмәдә Ильмира  мәрхүмә җырчыны бертуганы кебек яратуын, аны фаҗигале төстә һәлак булган апасы кебек күрүен сөйләгән. Бу хакта «Интертат» яза.

Динә Латыйпова:

Ильмира, Эльмира белән ахирәтләр идегез. Ул сиңа, чыннан да, апаң кебек иде. Сез аның белән ничек таныштыгыз?

Ильмира Нәгыймова:

Миңа 16 яшь булганда, бертуган апамны югалттым. Ул 25 яшендә китеп барды. Бу – минем өчен бик зур кайгы булды. Аннан соң мин, «Барс-Медиа» компаниясе белән контракт төзегәч, Эльмира белән таныштым. Гел икәү идек, гастрольләргә дә бергәләп йөрдек. Шулхәтле дуслаштык, ул миңа югалткан апам урынына килгән апам кебек булды.

Динә Латыйпова:

Ул, ничектер, сине үзе артында саклап тора иде. Тәүге адымнарыңны ясаган вакытта ул синең яклаучың булды. Мин шуны сизә идем. Ул сине сеңлесе кебек ярата иде. Аның белән уртак серләрегез дә булгандыр.

Ильмира Нәгыймова:

Бөтен серләрен дә беләм, тик сөйләмим. Чыннан да, без бик якын дуслар идек. «Апа – сеңел» программасы белән дә гастрольләрдә йөрдек. Шушы программаны яңартып, Россия буйлап гастрольләргә чыгып китү хыялы да бар иде. Чынга ашмый калды.

Динә Латыйпова:

Ильмира, бүген инде серләрне ачсаң да ярый.

Ильмира Нәгыймова:

Әйтмим инде… Серне мин ахыргача саклыйм. Чөнки ул исән, чөнки ул йөрәкләрдә яши.

Ильмира Нәгыймова Эльмира Сөләйманованың иң яраткан җыры – «Күңел кошы»н баянга башкарды.


Фикер өстәү