Танылган җырчы, татар эстрадасы йолдызы Ильмира Нәгыймова Менделеевск шәһәренең Гассар исемендәге Мәдәният йортында концерт уздырган. Район хакимияте 100 билетны мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә тапшырган. Бу хакта “Татар-информ” Менделеевск районы матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып хәбәр итә.
“Мондый авыр чакларда махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннары янында булу гына түгел, аларга күтәренке рухны саклауга ярдәм итү дә бик мөһим”, – дип билгеләп үткән район хакимияте башлыгы Радмир Беляев.
Ильмира концертта халык яраткан җырларын башкарган.
Сүз уңаеннан, артистның Менделеевск районы Ижевка авылында туып үскән.