Казанда «Дуслык Уеннары» башланды

17 ил һәм 1,3 меңнән артык спортчы. Казанда «Дуслык Уеннары» башланды. Әлеге спорт ярышларының беренче этабы «Дөнья» дип атала һәм 3 августка кадәр Татарстан башкаласында йөзүчеләр, суга сикерүчеләр, синхрон йөзүчеләр чыгыш ясаячак. Тагын ике этап ноябрь һәм декабрьгә билгеләнгән.

Мәгълүм сәбәпләр аркасында спорт дөньясына сәяси каршылык тагын да ныграк үтеп кергәч, халыкара оешмалар Россиядә ярышлар уздырудан баш тартты. Әйтик, Казанда йөзү буенча ике дөнья чемпионаты узарга тиеш иде. Спортчыларга исә тик утырырга ярамый. Шулай итеп, Татарстан башкаласында яңа ярышлар уйлап таптылар. 22 июльдә Казанда «Дуслык Уеннары»ның беренче этабы башланды.

Ярышны ачу тантанасында илнең спорт министры Олег Матыцин да катнашты. «Спорт – иң нык берләштерүче көчләрнең берсе. Ә аның дуслык, бер-береңә терәк булу һәм кагыйдәләр буенча уйнау кебек шартлары бөтен кешегә дә кагыла. Ярышларда танылган спортчыларның чыгыш ясавы яшьләргә дә, тамашачыга да кызык булачак», – диде ул һәм әлеге бәйрәмне булдыруга  ярдәм иткән өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Казан шәһәре җитәкчелегенә, федерация башлыкларына һәм оештыручыларга рәхмәт әйтте.

Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласының зур спорт чараларын сагынуын әйтте. Россиянең йөзү федерациясе башлыгы Владимир Сальников спортчыларның Казанны ни өчен туган шәһәрләре кебек яратуларын җиткерде. Ә Россия спортчыларыннан тыш, ярышларда Алжир, Әрмәнстан, Белоруссия, Венесуэла, Вьетнам, Сербия, Казахстан, Сүрия, Судан, Тажикстан, Үзбәкстан, Эквадор, Көньяк Африка Республикасы, Донецк һәм Луганск халык республикалары спортчылары да чыгыш ясый. Араларында Олимпия һәм дөнья чемпионнары, мондый дәрәҗәгә киләчәктә ия булачак яшь спортчылар да чыгыш ясый. Ил җыелма командасы составына Татарстаннан 48 спортчы кергән. Алар барлыгы 376 комплект медаль өчен көрәшәчәк.

Ноябрь һәм декабрьдә «Дуслык Уеннары»ның тагын ике этабы узачак. 9–26 ноябрьдә буласы «Спорт» этабында суга сикерүчеләр Татарстан Президенты Кубогын оту өчен көч сынашачак һәм йөзү буенча халыкара ярышлар булачак. 15–26 декабрьдә буласы этап «Легендалар» дип атала. Анысында йөзүчеләр, суга сикерүчеләр һәм синхрон йөзүчеләр Владимир Сальников, Дмитрий Саутин һәм Светлана Ромашина кубоклары өчен ярышачак.

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү