Эдгард Запашный белән Казан циркындагы кичәне оештыручылар арасында җәнҗал көчәйгәннән-көчәя

“Манеж – цирк артистлары өчен изге урын”.
28 апрель көнне Казан циркы бинасындагы кичәдән соң чыккан җәнҗал социаль челтәрләрдә тагын да көчәеп киткән. Вакыйганың төп геройларыннан берсе – Россиянең танылган дрессировщигы Эдгард Запашный.

“Манеж – цирк артистлары өчен изге урын. Борынгыдан килгән традицияләр буенча, цирк артистлары арты белән дә борылып утырмый аңа хәтта. Манежда җитди җәрәхәтләнү-имгәнүләр генә түгел, хәтәр трюклар башкарганда үлем-китем очраклары да булгалый чөнки”, – дип язган ул үзенең телеграм-каналында.
Шулай ук Запашный кичәдә хәмер сатылуын, моның исә Россия закон нигезендә тыюлуын билгеләп үткән.
“Әлеге чара буенча тикшерү үткәрүне һәм Эльмира Булатованың “Казгосцирк” директоры вазыйфасына туры килмәве турында мәсьәләне күтәрүне кирәк дип саныйм”, – дип билгеләп үткән дрессировщик.

Запашныйның сүзләре социаль челтәрләрдә утыручыларны ике өлешкә бүлгән. Бер өлеше – артист ягында. Икенче өлеше исә, җанварларны газаплауга караганда яхшырак, дип, циркларда чаралар үткәрү идеясен хуплый.


Фикер өстәү