«Мин күкне сайлыйм!» бәйрәме программасы һава торышына бәйле булачак

Россия һава флоты көненә багышланган «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәме 7августта башкаланың «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта узачак.

Оештыручылар ике төрле программа әзерли. Тамашачылар хозурына кайсысы тәкъдим ителер, монысы инде һава торышына бәйле.
«Авиапром» җәмгыяте генераль директоры Дмитрий Волошин хәбәр иткәнчә, программада 30 дан артык һава техникасы, шул исәптән Россия Федерациясе Оборона министрлыгының һава суднолары, ДОСААФ Үзәк аэроклубы, самолетлар, вертолетлар җәлеп ителәчәк. Сынау рәвешендә Ми-17 һәм «Ансат» вертолетлары тәкъдим ителәчәк.
«Стрижи» авиация төркеме командиры Сергей Осяйкин әйтүенчә, бәйрәмдә башта бер самолет чыгачак, ул һава торышы белән танышачак. Аннары тамашачы хозурына ялгыз пилотаж күрсәтербез, 6 самолеттан торган төркем чыгыш ясаячак, синхрон пилотаж күрсәтеләчәк.
Командир сүзләренчә, һава шартларына бәйле рәвештә ике төрле программа әзерләнә.


Фикер өстәү