Арендалы куыш: Казанда фатир яллап яшәү күпмегә төшә?

Йоклап калмагыз! Фатир арендалау белән шөгыльләнүче белгечләр шундый киңәш бирә. Казанда кеше фатирында яшәргә теләүчеләр арткан. Шуңа күрә көзгә бәяләр артыр дип фаразлыйлар. Казанда фатир яллап яшәү күпмегә төшә һәм куыш эзләгәндә ничек алданмаска?

Октябрьгә кадәр артачак

Быелның икенче кварталында Казанда фатир арендалауга сорау, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 44 процентка арткан. «Авито. Недвижимость» агентлыгы белгечләре уздырган тикшеренү нәтиҗәләренә ышансаң, башкалада фатир арендалап яшәргә теләгән кешеләрнең күпчелеге бер бүлмәле (55 процент) фатирга өстенлек бирә икән. Ике (31 процент) һәм өч бүлмәле (6 процент) фатирларга сорау алай ук зур түгел.

Арендага торак табарга ярдәм итүче тәҗрибәле риелтор Артур Ибраһимов соңгы айларда арендага торак эзләүчеләр саны артуның төп ике сәбәбен атый. «Беренчедән, Казанга студентлар әйләнеп кайтты. Барысы да тулай торакта яшәргә риза түгел бит. Берничә кеше берләшеп, фатир арендалауны өстен күргәннәре шактый», – ди ул. Соңгы арада Артурга көн саен 4–5 студент шалтырата икән. Күбрәк бер бүлмәле фатир эзлиләр. Шәһәргә эш эзләп килүчеләргә дә торыр урын кирәк. Хәзерге вакытта башкалада студия-фатирларны аена уртача – 15 мең сумга, 1 бүлмәлесен – 17 меңгә, ике бүлмәлене – 20 меңгә, өч бүлмәлене 25 мең сумга арендалап була. Аренда бәясенә фатирның шәһәрнең кайсы районында, нинди йортта, ничәнче катта урнашуы, ремонтының нинди булуы, фатирда кер юу машинасының барлыгы-юклыгы да йогынты ясый.

Артур Ибраһимов фатир арендалауга сорау октябрь уртасына кадәр зур булачак дип фаразлый. «Шуңа күрә хәзер – буш фатирларны арендага бирү өчен иң кулай вакыт. Сорау зур булгач, көзен фатир арендасына хаклар да бераз артырга мөмкин», – ди белгеч.

Студентлар, эшкә килүчеләр һәм яшь гаиләләр генә тормый кеше фатирында. Аренданы яшәү рәвешенә әверелдергән кешеләр дә пәйда була башлаган Казанда. Димәк, Европада гадәти хәл саналган бу күренеш безгә дә үтеп керә башлаган. «Шундый ике гаилә белән эшлим. Һәр ике ел саен фатир алмаштырып, күченеп йөриләр», – ди Артур. Казанның «Кояшлы шәһәр» микрорайонында яшәүче Брагиннар – шундый гаиләләрнең берсе. Гаилә башлыгы Алексей программист булып эшли. Тормыш иптәше Галина – декрет ялында. Ике уллары бар. «Фатир арендалап яшәүнең бер авырлыгын да күрмибез. Үзебезнең торакны булдыру да планда юк. Без – хатыным белән икебез дә – яңалык ярата торган кешеләр. Бертөрлелектән тиз туябыз. Шуңа күрә фатирдан фатирга күченеп яшәү дә ошый. Олы улыбыз мәктәптә укый. Безнең белән йөреп, өч мәктәп алыштырды инде. Миңа калса, үз куышыңны корасың икән, ул хыялдагы кебек булырга тиеш. Яшәп торырга ярар әле, дип гаиләсе белән яшәү өчен бер бүлмәле фатир алган кешеләрне аңламыйм. Мин, мәсәлән, өч бүлмәле фатирда гына яши алам. Ә андыйны сатып алырга акчам җитми. Ипотека да алмыйм. Шуңа күрә фатирны арендалап яшәүдән дә яхшысы юк. Картлык көнендә ни буласын күз күрер әле», – ди Алексей.

КФУда фатир табышалар

Быел Казан (Идел буе) федераль университеты, республикада беренчеләрдән булып, студентларга аренда өчен фатир табарга ярдәм итүче махсус проект эшләтеп җибәрде. Моның өчен университет «Квартика» милек агентлыгы һәм Татарстанның риелторлар гильдиясе белән килешү төзегән. КФУның белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Тимерхан Алишев сүзләренә караганда, университетка район һәм чит төбәкләрдән килгән 1 курс студентлары бүген – Универсиада авылында, өлкән курс студентлары Студентлар шәһәрчегендә яши. Әмма тулай тораклардагы урын барыбер җитәрлек түгел. «Дөньядагы бер генә университет та барлык студентларына да тулай торакта урын биреп бетерә алмый. Бу хакта күптән уйлана идек инде. Аны тормышка ашырганчы тырыштык», – ди Тимерхан Алишев. Әлегә проект тест рәвешендә эшли. Киләсе елга базага 3–5 мең фатир кертәчәкләр.

Татарстанның риелторлар гильдиясе ассоциациясе президенты Андрей Савельев моны республикада гына түгел, Россиядәге беренче проект дип атый. «Казанда студентлар бик күп. Тулай торакларда аларның барысына да урын җитми. Фатир арендасы базары исә ышанычлы түгел, анда кырыгалдарлар да еш очрый. Шуңа күрә әлеге проект ярдәмендә студентларга яшәү һәм уку өчен бөтен уңайлыклары булган, юридик яктан чиста фатир табарга ярдәм итү күздә тотыла», – дип ышандыра Андрей Савельев.

Үзе дә, эзе дә юк

Студент елларында маҗаралар күп була бит. Безнең дә шушы арендалап тору өчен фатир эзләгәндә авыз пешкән чак булды. Җәйге чорда яшәп торыр өчен фатир кирәк булды. Башта ук риелторлар белән эш итмибез дип килештек. Аның өчен ул чакта һәр тиен исәптә. Үз хутыбыз белән җайлы гына фатир табабыз, янәсе.

Интернеттагы аренда өчен фатирлар тәкъдим ителгән бөтен сайтларны айкап-чайкап чыкканнан соң, аларның барысы да риелторлар аша гына эшләнүе ачыкланды. Кул селтәдек. Социаль челтәрләргә игълан урнаштыруның да нәтиҗәсе булмады. Шулай аптырап йөргәндә, кул астына бер игълан килеп керде. Күңелгә хуш килгән фатирны бүген үк табып бирергә вәгъдә иткәннәр. Шул кәгазьне тотып, күрсәтелгән адрес буенча киттек.

Казанның Мәскәү урамындагы күпфатирлы торак йортның бер читендә урнашкан офиста бернинди элмә такта, оешма исеме язылган күрсәткеч юк. Кәгазьдә күрсәтелгән бүлмә номеры буенча кереп утырдык. Килешү төзедек, аннары безгә Казанда арендага бирелгән барлык фатирлар җыелган базага керү өчен логин белән пароль бирделәр. Эшне кызу тоттык: шундук базага кереп, күз төшкән беренче игълан буенча шалтыраттык. Үзен фатир хуҗасы дип таныштырган Светлана исемле ханым кичке сәгать биштә Гадел Кутуй урамындагы йортка фатир карарга килергә чакырды.

Бу хатын белән сөйләшеп, безгә дөрестән дә чын база бирүләренә инангач, офистагы кызларга 2800 сум акча түләп, рәхмәт әйтеп чыгып киттек. Тик Светлананы гына эзләп таба алмадык. Яңадан теге базаны ачып, игътибар белән карасак, анда игъланнар төрле, әмма барысында да шушы бер номер күрсәтелгән икән бит! Безгә килешү төзеткән кырыгалдарлар белән бер булып эшләүче алдакчы булып чыкты бу «хуҗа хатын». Акчаны киреп алабыз дип барганда, офистагы теге кызлардан җилләр искән иде инде.

Арендасы бар, фатиры юк

Баксаң, арендага фатир эзләгәндә иң еш очрый торган капкыннарның берсе икән бу. Юрист Алмаз Гыйльфанов сүзләренә караганда, мондый очракта кырыгалдарларны җаваплылыкка да тартып булмый. Ник дигәндә, документлар буенча, алар, дөрестән дә, сүзендә торган – сезгә арендага бирелгән фатирлар базасын ачкан. «Килешүдә «мәгълүмат белән бәйле хезмәтләр» дигән юллар булса, кырыгалдарларга биргән акчаны да кире кайтарып булмаячак. Арендага фатир табышучы, законлы рәвештә эшләүче оешмалар сезгә беркайчан да мәгълүмат сатмаячак. Алар сезне килешүнең башыннан ахырына кадәр озата барачак. Шуңа күрә җайлы гына ниндидер база сатучы шикле оешмаларны читләп үтүең хәерле», – ди юрист.

Кырыгалдарлар, фатирны бер тәүлеккә дип арендалап, шул ук көнне яңа клиентлар табып, шушы ук фатирны үзләре үк арендага биргән очраклар да шактый, ди белгечләр. Кагыйдә буларак, алар корбаннарыннан өч ай өчен алдан түләп куюны сорыйлар да, акчаны алгач, юкка чыгалар. Үзенә ышанычны арттыру өчен хуҗа кеше исеменә ясалган ялган документ (паспорт, ышанычнамә һ.б.) ярдәмендә килешү төзеп, кешедән залог яки берничә ай өчен алдан акча алгач, табан ялтыраткан кырыгалдарлар да шактый. Саный китсәң, ялган юл белән акча эшләп яшәүче бу бәндәләр файдаланган алдау юллары сөйләп бетергесез.

Узган елгы пандемия чорында арендага фатир эзләүчеләр өчен яңа алдалау ысулы уйлап тапкан алар. «Узган язда кырыгалдарлар интернетка ялган игъланнар куя башлады. Берсеннән-берсе затлы фатир фотолары урнаштырып, премиум-класслы фатирларны ярты бәясеннән генә тәкъдим итте алар. Имеш, пандемия аркасында бәяләр төшкән. Бу тәкъдимнән башы әйләнгән кеше фатир башка бәхетлесенә эләкмәсен өчен фәлән мең сум акча күчергәннән соң, кырыгалдарлар элемтәгә чыкмый башлый. Тикшерә торгач, мондый фатирларның бөтенләй юклыгы яки адресларының дөрес күрсәтелмәве һәм хуҗаларның аны бөтенләй арендага бирергә җыенмаулары да ачыклана», – ди Алмаз Гыйльфанов.

Динә Гыйлаҗиева

Шуңа күрә белгечләр, арендага фатир эзләгәндә һәм арендага фатир биргәндә алданмас өчен, түбәндәге киңәшләрне истә тотарга чакыра:

Арендага фатир эзләүчеләр колагына Арендага фатир бирүчеләр колагына
1. Арендага фатир бирүче белән телефон яки интернет аша түгел, күзгә-күз күрешеп сөйләшегез. Аның дөрестән дә шушы фатир хуҗасымы-юкмы икәнлеген Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) соратып белешегез.

 

2. Килешү төзегәндә төп моментларга игътибар итегез: анда фатир өчен түләү, килешүне өзү шартлары, сез кергәндә фатирның нинди хәлдә булуы – барысы да тәфсилләп күрсәтелгән булырга тиеш.

 

3. Аренда өчен акчаны кулга бирмичә, онлайн рәвештә күчерергә тырышыгыз. Бу сезнең айлык түләүне вакытында башкарып баруыгызны дәлилләүче төп дәлил булып торачак.

 

4. Риелтор белән эш иткәндә, аңа фатир табышканы өчен акчаны, охшашлы торак табып, килешү төзегәч кенә тапшырыгыз.

1. Фатирыгызга урнашучы кеше белән килешү төзегәндә, аның паспорт мәгълүматларын, аның белән яшәячәк кешеләр санын, аларның паспорт мәгълүматларын, фатирны арендага бирүнең тыелуын күрсәтегез.

 

2. Күршеләрегездән фатирыгызда яшәүчеләргә күз-колак булуларын сорагыз. Коридорда камера куйдырсагыз да зыян итмәс.

 

3. Фатирыгызны арендалаучыдан паспортының күчермәсен түгел, оригиналын күрсәтүен сорагыз. Анда язылганнар буенча кешене социаль челтәрләр аша эзләп тапсагыз да, аның турында бик күп мәгълүмат таба алачаксыз.

 

 Сүз уңаеннан

Белгечләр әйтүенчә, Россиядә арендага биреп тоту өчен фатир сатып алуның мәгънәсе калмый башлаган. Ник дигәндә, соңгы арада фатир бәяләре бермә-бер артты, ә аренданыкы аларны куып тота алмый, ди белгечләр. Казан һәм Чиләбедә бер бүлмәле фатирны арендага биргән акчага фатир бәясен тулысынча каплау өчен 11,6 ел вакыт кирәк икән. Самарада исә моның өчен 13,7 ел таләп ителәчәк. Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә исә бер бүлмәле фатирны 21,1 ел буе арендага биреп яшәгән очракта гына фатир хакын тулысынча каплап була.


Фикер өстәү