Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 1932 һәм 1946 елгы ике хатын-кыз, 1941 һәм 1965 елгы ике ир-ат вафат булган.
Бүгенге көнгә булган мәгълүматларга буенча, пандемия башланганнан алып коронавирустан 676 кеше үлгән.