Республикада алты кеше коронавирустан үлгән

Узган тәүлектә Татарстанда алты кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән.

«Республикада барлыгы 1556 кеше ковид корбаны булган, кичә шул чирдән алты үлем очрагы расланган», дип хәбәр итте Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте

Шулай итеп, 1934 һәм 1941 елда туган ике хатын-кыз, шулай ук 1959, 1948, 1956 һәм 1961 елларда туган 4 ир-ат үлгән.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда ковидтан 1556 үлем очрагы теркәлгән.


Фикер өстәү