Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы расланган

Татарстанда ковид аркасында тагын ике үлем очрагы теркәлгән.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланган: 1948 һәм 1955 елда туган ике ир-ат вафат булган», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Бүгенге көндә пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус инфекциясеннән 398 үлем очрагы расланган.

Узган тәүлектә Татарстанда 48 кеше коронавирус йоктырган, бар очракларның да контактлы булганлыгы ачыкланган.


Фикер өстәү