Күзлек сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

Кояш күзлеге кияр чак җитте. Аны сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

  1. Күпләр: «Күзлек никадәр кыйммәтрәк булса, күзләр өчен файдасы шулкадәр күбрәк булачак», – дип саный. Әмма бу – ялгыш фикер. Кояш күзлегенең ни дәрәҗәдә файдалы булуы аның бәясенә түгел, ультрашәмәхә нурлар (UVA һәм UVB) тәэсирен никадәр чикләвенә бәйле. Шуңа күрә кояш күзлеге сатып алыр алдыннан ярлыкка игътибар итегез. Бу күрсәткеч зуррак булган саен, күзлекнең күзләр өчен файдасы да күбрәк булачак.
  2. Кояш күзлегенең пыяласы калынрак булса яхшырак. Ник дигәндә, кара күзлек кигәндә, безнең күз бәбәге зурая. Күзлекнең пыяласы юка булса, ультрашәмәхә нурлар аның аша җиңел генә үтеп кереп, күзләргә зыян салачак.
  3. Кояш күзлегенең пыяласында кыршылган эзләр булмаска тиеш. Алар аша караганда күзләргә икеләтә көчәнергә туры киләчәк. Бу исә күз күрүен начарайта.
  4. Пыялада кыршылган, сыдырылган, кителгән урыннар булмаса, сезон саен кояш күзлеге алмаштырудан мәгънә юк.
  5. Кояш күзлегенең нинди төстә булуы мөһим түгел! Алар күз күрүенә бернинди йогынты ясамый.
  6. Кояш күзлеген яз-көз көннәрендә генә кияргә димәгән! Кояшлы көннәрдә аны кышын кисәң дә була. Кояш нурлары ак кардан кайтарылганда күзләргә зур көч килә. Күзлек бу очракта – менә дигән саклау чарасы. Моннан тыш кояш күзлеге күзләрне вак җыерчыклар пәйда булудан да коткара.

Фикер өстәү