Бүген Чаллы шәһәре ГЭС бистәсендәге бер ишегалдыннын ашыгыч ярдәм машинасы сәгатькә якын кузгалып китә алмаган. Ә ашыгыч ярдәм машинасында авыру бала утырган. Бу хактагы хәбәр социаль челтәрләрдә чыкты.
https://youtu.be/zYmNOmcItEQ
Видеога төшерүче хатын сүзләренчә, бу хәл иртәнге сәгать биштә булган. Бу вакытта ашыгыч ярдәм машинасына комачаулаган автомобиль хуҗасы машинасын күчереп куюдан баш тарткан.
«Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, бу хәлдән соң «Комсомольский» полиция бүлеге хезмәткәрләре тикшерү башлаган. Бу хәлне ачыклау дәвам итә.