Республикада тагын 257 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда 257 кешенең яңа коронавирус йоктыру очрагы расланган. Биш кеше чирне республикадан читтә йоктырган, 252 кеше ковид белән авырган кеше белән аралашкан.

«87 кеше хастаханәдә, 170 кеше өендә дәвалана», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда (147 кеше) теркәлгән, икенче урында Чаллы шәһәре — (27 кеше), өченче урында — Чистай районы (20 кеше). Узган тәүлектә Алабуга районында 9 кеше, Түбән Кама һәм Нурлатта җидешәр, Чүпрәледә биш кеше ковид йоктырган.

Моннан тыш, Әлмәт, Яшел Үзән, Лаеш районнарында коронавирус йоктыруның дүртәр, Әлки, Тукай районнарында өчәр очрагы расланган. Алексеевск, Буа, Югары Ослан, Менделеевск, Питрәч һәм Тәтеш районнарында икешәр кеше, ә Балтач, Югары Ослан, Лениногорск, Балык Бистәсе һәм Саба районнарында берәр кеше ковид йоктырган.

Татарстанда пандемия башланганнан алып, 33 654 кешегә «коронавирус инфекциясе» диагнозы куелган. 26 914 кеше (узган тәүлектә — 275 кеше) ковидтан терелгән.

Татарстанда 1 805 637 кеше беренче вакцинацияне узган, 1 238 784 кеше прививканың ике компонентын да ясаткан.

 


Фикер өстәү