Татарстан сатып алынган машиналар саны буенча алдынгылар рәтендә

Татарстан узган елда сатып алынган яңа җиңел автомобильләр саны буенча Россия төбәкләре арасында дүртенче урынга чыккан.

Республикада яшәүчеләр барлыгы 63,6 мең машина сатып алган. Бездән алда – Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербург.  Краснодар крае – бишенче урында (55,3 мең машина).  Яңа машиналарга ихтыяҗ буенча төбәкләр унлыгына шулай ук Башкортстан, Свердловск, Самара, Чиләбе һәм Ростов өлкәләре кергән. Шул ук вакытта, агентлык белгечләре билгеләп үткәнчә,  телгә алып үтелгән төбәкләрдә яңа машина сатып алучылар 2019 елдагыга караганда кимегән. Аерым алганда, Татарстанда, коронавирус пандемиясе сәбәпле, бу күрсәткеч 6,7 процентка азайган: 2019 елда 68,2 мең автомобиль сатып алынган булган.


Фикер өстәү