Татарстанда реаль хезмәт хаклары 9%ка арткан

Татарстанда гыйнвар-апрельдә реаль хезмәт хаклары 9%ка арткан. Сүз республика предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре, кече эшкуарлык субъектларын да кертеп, турында бара. Тиешле мәгълүматлар Татарстанстат сайтында бастырылган.

Әйтик, бу чорда айлык уртача номиналь хезмәт хакы 56,2 мең сум тәшкил иткән. Бу 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 15,6 процентка югарырак.

Моннан тыш, март белән чагыштырганда реаль хезмәт хаклары апрельдә 0,7% ка, ә номиналь хезмәт хаклары 0,9% ка арткан. Шул ук вакытта 2023 елның беренче дүрт ае нәтиҗәләре буенча иң кечкенә номиналь хезмәт хаклары күчемсез милек белән операцияләрдә эшләүчеләрдә булган, ә зурысы — файдалы казылмалар чыгаруда эшләүчеләрнең. Бу күрсәткечләр 38,1 һәм 93,5 мең сум тәшкил итте.


Фикер өстәү