Татарстанда җылыта — көндез -2 градус булачак

Бүген, 27 февральдә, Татарстанда антициклон аркасында коры һәм тыныч һава торышы сакланачак, температура фоны күтәреләчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометүзәге хәбәр итә.

Республикада явым-төшемнәр көтелми. Көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с тизлектәге җил исәчәк. Юлларда бозлавык булачак.

Төнге салкыннан соң (-23 градуска кадәр аяз булганда) тәүлекнең якты вакытында Татарстан буенча һава температурасы -2 дән -7 градуска кадәр, Казанда -3 дән -5 градуска кадәр тәшкил итәчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.

 


Фикер өстәү