Прокуратура Татарстанда инвалид баланы коляска белән тәэмин итәргә булышкан

Яшел Үзәндә прокуратура инвалид баланы коляска белән тәэмин итәргә булышкан. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев мәгълүматларына таянып яза.

Баланың әнисе 2023 елда Социаль фондка мөрәҗәгать итеп, баласын бүлмәдә һәм урамда йөрү өчен билгеләнгән кресло-коляскалар белән тәэмин итү турында гариза язып калдырган. Әмма аның мөрәҗәгатен игътибарга алучы булмаган.

Прокуратура Социаль фонд бүлегенә закон бозуны юкка чыгару таләбен юллаган. Нәтиҗәдә бала ике коляска белән дә тәэмин ителгән.


Фикер өстәү