Мөхәммәдиевләр: «Авылның тынычлыгын һәм иркенлеген берни белән дә чагыштырып булмый»

Әлмәт районының Бишмунча авылында яшәүче Резеда һәм Рүзил Мөхәммәдиевләр авылның бар тәмен һәм ямен тоеп яши. Матур гаиләдә өч бала тәрбияләп үстерәләр. Һәм иң кызыгы: әтиләре өч балага өч ат бүләк иткән. 

– Иремә ат җене кагылган дип әйтсәң дә була. Элек аның әтисе белән әнисе колхозда эшләгән. Атларны бик яратсалар да, хуҗалыкларында асрарга мөмкинлек булмаган. Ә Рүзил гомер буе атлар асрау, аларны тәрбияләү турында хыялланган. Шуңа күрә ирем хыялын менә хәзер тормышка ашырып яши, – дип елмайды Резеда.

Хуҗалыкларында ат тоту теләге исә, балалары тугач, тагын да ныгыган.

– Олы кызыбыз да атларны бик ярата. Үз-үзен белә башлаганнан бирле әтисеннән ат сорый иде. Әтисе исә кызыбызга 10 яше тулгач, ат бүләк итәргә вәгъдә бирде. Бер балага ат кадәрле ат аласы булгач, башкалары нишләр икән соң, дип уйлаштык-киңәштек тә, Рүзилә белән Ильяска да колын бүләк итәргә булдык, – ди әниләре.

Менә шулай итеп, балаларның да, әти-әниләрнең дә бар мәшәкате, игътибары колыннарга юнәлә. Ашату, карау, һәм, әлбәттә инде, ярату. Инде хәзер атлар үсеп җитеп, тагын бер колынга баеганнар. Ашату, эчертү кебек мәшәкатьләр – әти-әниләр җилкәсендә. Балалар да ярдәм итә. Ә төпчекләре Ильяс атларны Сабан туена матур итеп җигеп чыгу хыялы белән дә яши әле.

 

– Шунысы гаҗәп: һәр баланың аты холкы белән нәкъ менә үзләренә охшаган, – дип елмая Резеда. – Әйтик, олы кызның Першик кушаматлы аты үзе шикелле тыныч, сабыр, ачык. Уртанчы кызыбызның Снежинкасы горур, башбирмәс, үзен рәнҗетергә юл куймый, усал, әмма гадел. Башкалар янында дусларын да кыерсыттырмый. Төпчек улыбызның Йолдызы да гел үзе төсле: йомшак, ачык, мөлаем, иркә һәм тыйнак.

Ир белән хатын 15 ел эчендә бер-берсен ярты сүздән, караштан ук аңларга өйрәнеп беткән инде. Шуңа күрә иренең ат яратуы балаларга гына түгел, хатынына да күчкән.

– Кешеләр бездән еш кына: «Атларны кайчан чаласыз инде?» – дип кызыксына. Тик без аларны аның өчен тотмыйбыз. Ат итен гомумән ашамыйбыз. Без аларны ниндидер файда, табыш өчен алмадык. Атлар бары тик күңел тынычлыгы гына китерә. Без алар янында ял итәбез, күңелебезгә тынычлык табабыз. Атлар безнең гаилә әгъзасы кебек якын, – ди алар.

Атлардан тыш, яшь гаилә таналар да асрый. Билгеле, терлек асрагач, мәшәкате дә җитәрлек. Эштән кайткач, аларны карыйсы, җәен азыгын хәстәрлиселәре бар.

– Җәй буе үзебез чабып алып, печән әзерлибез. Аның да үзенә күрә бер рәхәте бар.  Эштән кайтуга болыннан яшел печән чабып алып кайтабыз. Җитми башласа, язын сатып та алгалыйбыз чаклар бар. Авылдашлар арасында: «Нигә интегәсез, җәегез печән әзерләп уза бит», – дип әйтүчеләр дә бар. Иремнең андыйларга җавабы бер: «Бу – минем күңелем кушкан эш, сез миңа игътибар итмәгез», – ди ул.

Балаларын да хезмәт белән үстерергә тырышалар. Инде буй җиткезгән кызлары да кул арасына керә, төпчекләре дә апаларыннан калышмый. Һәркайсының үзенең җаваплы эше бар.

– Өч балабыз да мәктәптә укый. Шөкер, тырышалар, булдыралар. Кызларыбыз күрше авылга йөреп белем ала, төпчегебез авылда икенче сыйныфта укый. Үзем дә мәктәптә эшлим. Кызганыч, авылыбызда башлангыч мәктәп кенә бар. Барлык классларны да шушында укысалар, бик рәхәт булыр иде дә бит, – дип, күңелен тырнап торган мәсьәләне дә күтәрде әни кеше.

Менә шулай, бар булганына шөкер итеп, булмаганын бергә булдырып, күңел кушканча яшиләр Мөхәммәдиевләр.

– Авылның тынычлыгын һәм иркенлеген берни белән дә чагыштырып булмый. Мин тумышым белән Бөгелмә районының Карабаш авылыннан. Ул – шәһәр тибындагы бистә. Әти-әнием дә фатирда яшәде. Ә монда үзебез йорт җиткезеп, үз ихатабыз белән яшибез. Шуңа күрә хәзер әниләргә кунакка баргач та, тизрәк үзебезгә кайтасы килә, – ди Резеда.


Фикер өстәү