Россиянең атказанган табибы Андрей Кабычкин сүзләренчә, атмосфера басымының түбәнгә яки югарыга бертуктаусыз үзгәреп торуы беренче чиратта һава торышына бәйле кешеләргә тәэсир итә. Болар күбесенчә – хроник йөрәк-кан һәм үпкә системалары, бөер авыруларыннан интегүчеләр.
«Безнең организм әйләнә-тирә мохиткә яраклаша, әмма кан басымын тышкы атмосфера басымына яраклаштыру бозылса, кеше хәлсезләнә, арыганлык хисе пәйда була, башы авырта. Бу метеопатия дип атала», — ди табиб.
Кабычкин әйтүенчә, мондый халәткә каршы физик активлык, витаминнар кабул итү һәм саф һавада йөрү ярдәмендә көрәшергә мөмкин. Әгәр дә симптомнар бетмәсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде