Театрны су баскан: өзелгән спектакль өчен артистларга 1,2 млн сумлык гонорар түлиячәкләр

Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры Шаляпин-2024 фестивалендә Пучининың “Турандот” операсында чыгыш ясамыйча калган артистларга (читтән чакырылган) шактый ук зур суммада гонорар түлиячәк. 18 февральдә тамаша алдыннан, тамашачылар инде залга җыелгач бинаны су басу сәбәпле, әлеге спектакль булмыйча калган.

“БИЗНЕС Online” язганча, Дәүләт сатып алулар сайтында “Турандот” спектакле репетицияләрендә катнашкан өчен артистларга гонорар түләүне күздә тоткан берничә контракт пәйда булган.

Аерым алганда, Италиядән килгән дирижер Марко Боэми иң зур сумма – 514 мең сум алачак. “Геликон-опера”дан бас-җырчы Алексей Тихомировка (Тимур партиясе) – 228 мең сум, Зур театрдан тенор Марат Галигә (понга партиясе) – 101 мең сум түләнеләчәк.


Фикер өстәү