Ведомство коллективы яңа җитәкче белән таныштырылган.
Юстиция өлкән киңәшчесе Руслан Гыйззәтов Яңа Чишмә районы прокуроры вазыйфасына билгеләнгән.
Ул 1979 елда Кама Тамагында туган. “Юриспруденция” белгечлеге буенча Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 2001 елда Минзәлә районы прокуратурасы тикшерүчесе вазыйфасында башлап җибәргән. Соңгы эш урыны – Әлки районы прокуроры.
Ведомство коллективын яңа җитәкче белән Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков таныштырган. Моңа кадәр Яңа Чишмә прокуроры вазыйфасын биләгән Станислав Козлов Әлки районы прокуроры вазыйфасына күчерелгән.